Хәбәрләр

Ай календарена карап... чибәрләнәбез

14-15 февральдә ай Укчы йолдызлыгында була.

Шунлыктан, бу көннәрдә барлык төр массажларның һәм, шулай ук, үз-үзеңә массаж ясауның файдасы зур. Кашларыгызны белгечтә матурлату өчен дә менә дигән көннәр!

* * *

16-17 февральдә ай – Кәҗәмөгез йолдызлыгында.  Әгәр декоратив яңа косметика алган булсагыз, бу көннәрдә кулланмагыз, аллергия бирүе бар.

* * *

18-19 февральдә ай – Сукояр йолдызлыгында. Кул һәм аяк бармакларыгызны матурлатып, маникюр һәм педикюр ясата аласыз.

* * *

20-21 февральдә ай – Балык йолдызлыгында. Бит һәм тән тиресен чистарту өчен яхшы вакыт. Шулай ук, витаминнарга бай маскалар да ясарга була.

* * *

22-23 февральдә ай – Кучкар йолдызлыгында. Бассейнда тизлеккә йөзү, аквааэробика белән шөгыльләнү әйбәт булыр. Диңгез тозы салып, үзегез яраткан һәм тән тиресенә аллергия бирми торган эфир мае (берничә тамчы гына!) кушып, 15-20 минут җылы ваннада да ята аласыз.

* * *

24-25 февральдә ай – Үгезбозау йолдызлыгында. Диетага “утыру” өчен иң уңайлы көннәр. Майсыз сөт ризыгына һәм тәмләткеч үләннәргә өстенлек бирегез.

* * *

26 февральдә ай – Игезәкләр йолдызлыгында. Көнегезне тынычлыкта үткәрегез һәм аны массаж, ароматерапия белән тәмамлагыз.


Нет комментариев