Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Ылыя авылының җир-су атамалары

Мамадшытан Эльвира Кузнецова Ылыя (Уткино) авылындагы атамалар белән таныштырды.

Ылыя авылы башка авылларга караганда кечкенә, шулай булса да ул бик ямьле авыл. Аның бер ягында урман булса, ә икәнче ягыннан Шыя елгасы ага. Элек бу авылда йөзләп йорт булган, ә хәзер ике дистәдән артып китә.

Авылда җир- су атамаларда бик күп. Мәсәлән Кызлар елгасы. Элек авыл кызлары бәйрәмнәрдә бер тауга менә торган булганнар. Ул тауга менеп алар төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр. Ул тауга кызлар малайларны менгермәгән, шуннан бу тауга Кызлар елгасы дигән исем кушканнар.

Тегермән елгасы. Элек тәгәрмән кырыенда су тегермәне булган. Тегермән җимерелгәч аның урынында зур елга калган.

Кәҗүн тау. Руссча «казенный» сүзеннән алынган. Татарчага әйләндергәндә «хөкүмәтнеке» дигәнне аңлата. Бу тауда элек печән чапканнар.

Изгеләр чишмәсе. Элек карчыклар шул чишмә янында келәү иткәннәр. Җәй көне яңгыр озак яумыйча торса, балалар белән шул чишмә янына барып «келәү боткасы» пешергәннәр. Боткадан соң чиләкләр алып урамдагы һәрбер кешене су белән коендырганнар.

Фото: «Туганайлар»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев