Хуҗа Хәсән авылындагы географик атамалар: Кыр кизләве, Ташулка урамы
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагы урам, тау атамалары турында Ольга Боярина язды.
Авылым табигатьнең иң матур җиренә, Инеш елгасы буйлап, калкулыкка урнашкан. Тирә ягында таулар, урманнар, бер ягында Гөбенә ага, икенче ягында Инеш. Чувашия Республикасы җирлегеннән аны Инеш аерып тора. Шуңа инде бу ягы Чуаш ягы дигән атама йөртә.
Икенче ягында Чувашиягә кергән Ишпаш авылы урнашкан, бу инде Ишпаш ягы дип йөртелә. Авыл эчендә күп сулыклар, күлләр , кизләүләр бар. Боларга атаманы җирле халык биргән, буыннан буынга бу атамалар күчеп килә.
Назар бабай кизләве. Назар бабай Инеш буенда яшәгән, бу якта биек яр. Монда күп урыннан кизләүләр чыга. Алар инешкә кушыла. Назар бабай бу кизләүләрне караштырып торган. Авылга суүткәргеч кергәнче, ярты авыл бу кизләүдән су ташыган. Әле бүген дә бу кизләүдән су алучылар күп.
Кыр кизләве. Кыр кизләве авылдан читтәрәк, ул болында. Монда печән әметләре куела иде, көтүлекләр булды, кизләү халыкны да, хайваннарны да эчертте. Хәзер инде су башняга тоташкан. Бөтен авыл халкын су белән тәэмин итә ул.
Александровка кизләүләреннән халык элегрәк файдаланганнар. Анда Александровка исемле авыл булган сугышка кадәр. Хәзер анда халык яшәгәнне бернидә хәтерләтми, без балачакта урыннары бар иде. Ә кизләү үз исемен йөртүен дәвам итә. Бу урынга хәзер яшьләр ял итәргә йөри.
Торф күлесенә дә атаманы юкка бирмәгәннәр. 70 нче елларда бу урында торф катламы табыла, казып зур чокыр ясала, бу инде су белән тулган һәм зур күл барлыкка килгән. Монда балык тотарга яратучылар йөри, чөнки бу күлдә күп балык үрчи.
Авылым тирәле күп таулыклар бар. Чүтәй тавы, Урал, Базар таулары. Урал тавы. Безнең авыл яныннан олы юл уза. Ул юлдан сәүдәгәрләр йөргән дигән мәгълүмат тарихка кергән. Алар шушы тау итәгендә ял итә торган булганнар. Базар тавы дигән атама шуннан калган. Безнең авыл зур, матур, яшеллеккә күмелгән, квйбер урам исемнәре дә шуннан кереп калган, «Садовая» - бу урамда җимеш бакчалары, өянке, каен агачлары күп. Ташулка урамы – Инеш буйлап сузыла, монда бик күп таш бар, шулай ук «Речная» урамы, елга буйлап дәвам итә.
Алина Кондратьева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев