Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Хуҗа Хәсән авылындагы географик атамалар: «Базар тавы», «Чүтәй ягы чокыры»

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында, күп авыллардагы кебек, һәр тауның, чокырның үз атамалары бар. Алар турында Ольга Боярина язды.

Чүтәй ягы тавы. Бу тауны менеп, без Чувашия Республикасы авылларында булырбыз. Халкыбыз чувашлар белән дус яши. Элгәре безнең халык кая барса да Чувашия аркылы йөргән. 

Алтын тау (Золотая гора) дип йөрткәннәр урыс телендә, чөнки ул тау Хуҗа Хәсәннен урыс ягы урманы эчендә урнашкан. Бу тау өстендә урман. Бу урман ачлык елларда халыкны тукландырган. Гөмбә, җиләк, шомырт, балан, миләш, чикләвекләргә бик бай ул. Халкыбыз бу байлыкны җыеп, Канаш ярминкәсендә икмәккә, бүтән кирәк яракка алмаштырган. Халык өчен ул алтынга тигез булган, шуннан Алтын тау атамасы калган. 

Базар тавы, Печмән таулары да бар. Бу таулар да үзенчәлекле. Бу тау битләрендә үлән үскән. Печән әзерләп авылдашлар хайван асраганнар. 

Авыл үзенең чокырлары белән дә дан тота. Һәр чокырның да үз атамасы бар. Бу атамалар халык тарафыннан берәр төрле истәлекле вакыйгалардан соң бирелгән. Беренче чокыр авыл чыккан җирдә Чидыр әби (Настя әби ) чокыры. Чидыр әби күленнән су шул чокыр буйлап Инешкә коя. Бу чокыр янында әбинең йорты тора. Ул Чуваш Торму авылыннан безнең авылга килен булып төшә, тик озакламый сугыш башлана, ире сугыштан кайтмый, хәбәрсез югала. Әбинең авылда якыннары юк, аны халык хөрмәт итә. Чатны да аның исеме белән атый. 

Чүтәй ягы чокыры, Инеш буйлап урнашкан. Бу чокыр безнең авылны Чувашиядән аерып тора. Ак балчык чокыры-бу өй мичләрне ап-ак итеп тоткан. Без үскәндә мичкә утын ягып өй җылытабыз иде. Мичләрне ак балчык эретеп, һәрвакыт агартып торабыз. Халык аны кош-кортка да ашаткан. 

Җир җоткан чокыр. Бу чокыр да истәлекле вакыйга белән тарихка кереп калган. Имештер, бер кызны пар атлар җигеп сөймәгән егетенә урлап кайтканнар. Шул урынга җиткәч, кыз бала: Эй! Ходай! Җир ярылса ярар иде диеп тилмереп елаган. Шуннан Җир ярылып, бөтен туй кешеләрен җир җоткан дигән легенда барлыкка килгән. Инде юллар яхшы. Чокырлар кечерәеп бара. Безнең авылда бөтен урамнар таш белән түшәлгән. Кайсы якка чыгарга теләсәк тә, асфальт салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев