Үрәсбаш авылы тарихы
Кукмара районының Үрәсбаш авылына 1435 елда нигез салынган.
Авылга 1435 елда нигез салынган. 1920 елга кадәр авылым Петропавел волосте Мамадыш өязе Казан губернасы составында исәпләнә, ә 1920 елдан соң Мамадыш кантоны ТАССР составына кергән.
Авылга иң беренче булып Анас иленнән алты агай-эне күчеп килгән. Аларның фамилияләре Алтынбаев булган. Ул чагында авыл урынында куе урман җәелеп яткан. Кешеләр җир өчен урманны кисә башлагач, ерганаклар барлыкка килгән. Шундый ерганак хәзерге авыл белән урман арасында калган, аңа җирле халык «Погорна» (Паварна) дип исем биргән. Халык яратып печән чаба торган Нистер күпере башы, Карга чулниге кебек ерганаклар да булуы мине сөендерә.
Бу ерганаклар белән бергә саф сулы чишмәләргә дә бай Үрәсбаш. Кешеләргә су кирәк булган. Алар су эзләп хәзерге Олы чишмә тамагына килеп чыкканнар. Шушы чишмәдән кечкенә елга башланган. Аны Үрәс «Үрәчә» елгасы дип атаганнар. Әле хәзер дэ авылыбызны ямьләндереп елга ага. Бу елга бүгенге көндә зур сулы буа буларак, халыкка хезмәт итә.
Елганың башында-тамагында урнашкан авылга Үрәсбаш дип исем кушканнар. Халык җир эшкәртеп, терлек асрап көн күреп яши башлый. Бу вакытта авылда 260 ир-ат, 222 хатын-кыз исәпләнсә, бугенге көндә авылыбызда 335 кеше яши. Халыкның күпчелеген керәшеннәр тәшкил итә.
1870 елда беренче тапкыр «Изге Гурий» исеме белән башлангыч мәктәп ачылган. 1932нче елда гомуми мәҗбүри башлангыч белем кертелү нәтиҗәсендә, Үрәсбаш авылының мәктәп яшендәге балалары барысы да укуга тартылган. 1937 елдан мәктәп сигезъеллык, ә 1967 елда урта мәктәп статусы алган. Мәктәптә укучылар саны 228гә җиткән.
1930 елдан «Кызыл юл» исеме белән колхоз оештырылган. Бүгенге көндә ул Кукмара Агрохимсервис оешмасының ярдәмче хуҗалыгы булып тора.
Мәдәният өлкәсенә дә игьтибар иткәннәр: бәләкәй генә йорт җиткереп, шунда куңел ачканнар, яшьләр очрашып кавыша торган булганнар.
Безнең авылыбызга якын керәшен карендәшләребез яши торган авыллар да бар: Танкино (Тәңкә) , Кызыл Тау (Миләтле башы) — шундыйлардан. Авылым, синең тарихны язар өчен берничә томлы китап кирәк булыр иде.
Любовь Павлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев