Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Тимофей Владимиров - "Марина бяйете"

Киҥяш газиты, 3 февраль 1927 жыл.

Шушындый катын бар бездя: ошар микян ул сезгя,
Нечкя билле, эшкя жилле, ӱзе бик оста сюзгя.

Озон буйлы, кара кашлы, жымыйыб карый кюзгя,
Тӧскя матур, буйга зиба, сӧйляшеӱляре ӱзгя.

Катын итеб алды шуны Бюкян Илжя Питере,
Ничек шуҥа китте микян; – аяклары кякере.

Колагы да бик эшетмей, ӱзе буйга бӧкӧрӧ,
Кюкеряге калкыб чыккан, жимерелгян кюпере.

Усал ӱзе Питер агай, кӧндя кыйный катынын,
Шулай кыйнаб аксаклаткан уҥ аягын атынын.

Бер-бер жирдян эштян кайтса кото чыга иреннян,
Жӧгрӧб барыб кабка ача, сыйыр сауган жиреннян.

Ауыр сюзляр эшется дя, куштаннаныб кютяря,
Шулай итеб читеннектя биш-алты жыл ӱткяря.

Былтыр, ӓлля каян табыб, газит укый башлаган;
Питер агай, ачыуланыб, айыргалаб ташлаган.

Бер багытны, Питер агай, ышкул ачкан дирерсеҥ,
Гумер кюрмягянняреҥне шунда керсяҥ кюрерсеҥ.

Утыз, кырык, илле катын, тярязядян кюреня,
Хужяйенне посорганнар, сюндярянен тюреня.

Делегат та женотдел диб, сӧйляшяляр ӱзляре,
Ӓлля каян эшеткянняр, уттый булган кюзляре.

Катын-кызга ирек имеш, ирлярне саннамаска,
Катын-кызлар урынына, ирлярне сайламаска.

Анда газит, мында газит, бӧтӧн ӧй эче тулган,
Кайсылары калям тоткан, катыннар писер булган..

Быйыл тагы жомош тӧшӧб, барган ыйым вулыска,
Питер катынын ошаттым ӓлля нейдей урыска.

Кереӱ белян сорадым мин: – Председатель, диб, кая?
– Ну, пожалте, Фрол Иваныч, – Здесь я, –диб кеня куя.

Шулай итеб, Маринабыз председательлек алган.
Питер агай ӱзе мескен, матур катынсыз калган.

(Эзей районы, Зычыбаш ауылы Тимофей Владимиров тыумасы шигыре)

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев