Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Ташкирмәннең йола-гадәтләре

Лаеш районындагы Ташкирмән авылыннан Андрей Киселёв үз якларындагы йолалар белән таныштырды.

Ташкирмән тарихына хөрмәт белән карыйм. Үзебезнең йолаларны белергә, өйрәнергә телим. Безнең авылда башка беркайда да очрамый торган йолалар, гадәтләр бар.

Минем бабам, авылда туй була калса, «яхшы сыерны авылдан читкә җибәрмиләр» дип әйтә. Заманалар үзгәреп, хәзер инде катнаш гаиләләр артса да, Ташкирмән егетләре — үз авылыбыз кызларын алырга, ә кызлар авылдаш егетләренә чыгарга тырышалар. Хәзер туйны өйдә уздырмыйлар. Ә элек туйларның авылда ничек үткәрелгәнен әти-әнидән, әбиләрдән сораштым.

Башта егет ягы кызның кулын сорарга килә. Ярәшкән чакта, үзара килешенәләр. Гаилә коручы яшьләрдән моның уртак теләкме икәнен дә сорыйлар. 

Килешенгәннән соң, бер көнне булачак кияү өенә кыз ягыннан киенгән-ясанган хатын-кызлар түшәк тышы печү өчен киләләр. Алар тәрәзә пәрдәсенең озынлыгын үлчиләр, яшьләр йоклаячак карават өчен түшәк үлчәмен алалар. Ә үзләре кыз бирнәсе эленәчәк өйнең гел «кимчелек»ләрен генә табалар, янәсе, тәрәзәләре кыек, караваты кечкенә, түшәк өчен урын тар һәм башкалар. Ахыр чиктә, кыз ягы белән кияү ягы килешенә. Балар барысы да уен-көлке катыш бара. 

Туй үзе өйдә була. Кияү булачак егетнең үз иптәшләре белән килеп, кызны сатып алуы да яшьләр уены белән үтә. Кыз озату йоласы да күңелле була. Кәләш өеннән аларны кызның ата-аналары бәхиллек белән һәм тәре биреп озаталар. Шуннан соң, кияү белән кәләш язылышырга баралар.

Кодалар каршы алу да йола буенча уздырыла. Яңа гаиләгә аяк басучы яшьләрне һәм кода-кодагыйларны кияү ягы йорт ишеге төбендә — бал, май һәм түгәрәк ипи салынган поднос тотып каршы ала. Ишек төбенә толып җәеп, яшьләрне шуның өстенә бастыралар…

Туйда яшьләр өстәле олыларныкыннан аерым куела. Мәҗлес уртасында хатыннар, кияү күлмәге күтәреп чыгалар. Аны, «сыймый» дия-дия, уйнап-көлеп, кияүгә кигезәләр. 

Туйның икенче көнендә, иртән яшь киленне су юлы башлату көтә. Аңа коега кадәрге сукмакны күрсәтәләр. Бу йола да күңелле уза.

Туйдан соң, авыл урамы матур бер күңеллелек белән тула. Монда адашкан «кәҗә бәти»ен эзләүче шаян «көтүче»ләрне дә очратырга була. Ярка эзләү — кыз ягының кияү өендә яшь киленне эзләүләре. 

Ботка ашау. Кыз ягы туганнары аш калаклары һәм ботка алып килеп, кияү белән киленне ашаталар. Ботканы, килен ягындагы иң хөрмәтле туганнарның берсе — киткән кызга бәхетле гаилә тормышы тели-тели, пешерә. 

Туйның икенче көнендә инде ике як туганнар да үз өйләрендә җыелалар. Кияү ягыннан берничә кеше, көлкеле булырлык итеп киенеп, кодаларны һәм туганнарны үзләренә ашка чакырырга баралар. Аларның урам буйлап җырлый-җырлый, бии-бии баруларын карап тору да кызыклы була. Кыз ягы, үзләре белән, бирнә алып киләләр. Түргә элү өчен, бистәрләр, пәрдәләр... Тәре почмагына элү өчен — тәре бистәрләре дә…

Яңа технологияләр алга киткән заманда яшәсәк тә, безнең Ташкирмән авылында бәйрәмнәрне өлкәннәр дә, яшь буын да белә, катанашалар. Ә телгә алынган йолаларны мин әнием сөйләгәнчә яздым. Ул үзе дә авылыбыздагы керәшен гадәтләре, йолалары буенча кияүгә чыккан.

«Ыру агачы» китабыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев