Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Тамара Муханова: «Әбием түгәрәк яулыгы турында озаклап сөйли иде»

Казанда торучы укычыбыз керәшенчә марафонда әбисеннән калган гаилә мирасы турында сөйләде.

Түгәрәк җаулык тектем мин,
Түгәрәк күзем түнтәреп.
Син икәнен белгән булсам,
Карарыем күземне күтәреп, – дип җырлый торган иде әбием.

Җәй саен үзенең яшьлегеннән калган сандыгын ачып, бар киемнәрен безгә җилләтергә элдерер иде. Ә аннан соң һәрберсен пөхтәләп төреп, сыйпый-сыйпый кире сандыгына тутырыр иде.

Мин кечкенәдән бик кызыксынучан бала булганмындыр инде, әбидән киемнең һәр детале, һәр элементы турында сорап аптыратып бетерә идем. Ә ул, бер дә иренмичә, киресенчә, минем керәшеннәрнең милли киемнәре белән кызыксынуыма куанып, барысын да тәфсилләп аңлата иде.

(Фотода әнием әбиемнең түгәрәк яулыгы белән)

Нәрсә генә юк иде ул сандыкта: күлмәк-алъяпкычлардан алып, мәләнчек, сүрәкә, түшлек, тамакса, чигәчә, түгәрәк яулык һәм башкалар. Түгәрәк яулык турында аеруча озаклап сөйли иде әбием, әйтерсең, кире яшьлегенә кайткандай була иде.

Мәктәп елларында миңа әлеге әбиемнән калган киемнәрне киеп, күп бәйрәм-конкурсларда катнашырга туры килде. Ул вакытта инде мәдәният йортлары керәшен киемнәрен яңача тектерәләр иде, ансамбльгә йөрүчеләр ялык-йолык тукымалардан яңа күлмәкләр киеп чыгыш ясасалар, миңа әбием күлмәкләре көч һәм ышаныч өсти сыман иде. Шуңа күрә мин әбиемнең киемнәр сандыгын хәзер дә кадерләп саклыйм, үзебезнең гаилә мирасы дип саныйм.

Тамара Муханова, Казан шәһәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев