Мендәрле кунак кем ул?
Этнографическая мозаика

Мендәрле кунак кем ул?

Керәшеннәрнең туй йолаларыннан.

Мендәрле кунак — кыз димләргә, кыз сорарга килүче. Гәрчә егет белән кыз электән таныш булып үзара килешсәләр дә, егет ягы димче җибәреп, түбәнчелек белән кызны сораткан. Димче булып килгән кеше:

«Утырган урыным мендәрле, аяк астым бүкәнле» дигән сүзләр белән килеп керә.

Кызның ата-анасы димчене олылап, хөрмәтләп каршы алалар, мендәргә утыртып кунак итәләр. Шуның өчен аны «мендәрле кунак» дип тә атыйлар.

«И, и мендәрле кунакмыни әле син, әйдә, түрдән уз», — дип каршы алалар.


Нет комментариев