Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Мәлки керәшеннәренең якын кешеләрне искә алу җыруы – «Кояш кына чыгадыр, ай, кызарып»

Марина Казакованың «Музыкально-поэтическая традиция молькеевских кряшен» китабыннан алынды.

1. Кояш кына чыгадыр, ай, кызарып,
Кызыл чаршау к(ы)рсан да, тыйлас юк,
Кызыл чаршау к(ы)рсан да, тыйлас юк,
Безнең туган китте лә,ай, а(й)рылып,
Алтын көмеш бирсә дә кайтас(ы) юк,
Алтын көмеш бирсә дә кайтас(ы) юк.

2. талдан гына тарталар җасыр илем,
Су буенда инде лә, тал булса,
Су буенда инде лә, тал булса.
Төндә генә борып ук күрер идем,
Җир астында инде лә җул булса,
Җир астында инде лә җул булса.

3. Кара урман турында, кара болыт,
Тагын нужа аслары бар икән.
Тагын нужа аслары бар икән.
Ай-хай гына безнең дә, карт башыбыз,
Тагын ни күрәс(е)ләре бар икән?
Тагын ни күрәс(е)ләре бар икән?

4.быел гына җаңгырлар (ы)уак җава,
(Ы)уак кына җава да чылата,
(Ы)уак кына җава да чылата.
Быел гына җыллар авыр килде,
Уйлата да, инде лә, (җы)лата.
​​​​​​​Уйлата да, инде лә, (җы)лата.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев