Лариса Кибякова үз якларындагы кызыклы такмаклар белән таныштырды
Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Лариса Кибякова «Керәшенчә марафон» кысаларында, бала чагында ишеткән такмаклар турында язды.
Безнең бакча артында тау башында «Артурам» дигән урам бар, анда 6 өй бар. 1 нче өйдә «закыйлар» яши иделәр. Без бәләкәй чакта шуларның бер малайлары Узбәкстаннан авылга яшәргә кайтты. Малай дигәнем бабай кеше. Аны бөтен авыл кешесе дә «Кара җырак дәдәй» дип йөртәләр иде. Гөмер буе Үзбәкстанда яшәгәнгәме кара кучкыл төсле иде ул. Шундый күңелле, җор телле бабай иде. Гармунын алып чыгып капка төбендә гармун уйнап утырыр иде, аны күрдекме без шунда йөгерә идек инде. Безне күрүгә такмаклап җырлый башлый иде:
Үчти-үчти аппагым,
Син кемнәрнең бәбие.
Тыпыр-тыпыр тәпие,
Нәнидер бармаклары,
Көмештер тырнаклары,
Туганына бер җәштә җук
Тәпи җөри башлады..... дип
Әйткәнемчә бу урамда 6 йорт, 6 кушамат. Шуларны көйгә салып сөйли иде.
«Атау», атау аткан, кырга чыгып җаткан.
«Мулла» челем капкан.
«Чөмәр» мунча җаккан.
«Песнәк» кереп җаткан,
«Күпей» күреп шаккаткан,
«Закый» турыга каткан.... дип
үзе уйлап чыгаргандыр инде ул боларны, безгә кызык иде, «Кара җырак» дәдәйнең сөйләгән сүзләрен, җырларын тыңлап, биеп мәш килә идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев