Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Керәшеннәрдә саклавыч эшләнмәләр: чәчкап, ука, нәгыш

Керәшеннәрнең тәңкәле бизәнү әйберләре матурлык функциясен генә түгел, ә начар көчләрдән саклавыч ролен дә үтәгән.

Сырга (серьги) — керәшеннәрнең тасмалар белән беркетелә торган зур алкалары.

Чәчкап (накостник) — керәшен кызларының бер чат кына толымнарын каплап торган озын тәңкәле каплавыч.

Түшлек (Бакалы керәшеннәрендә — сакал) (монисто) — керәшен хатыннарының бәйрәмнәрдә киелә торган, тәңкәле күкрәк эшләнмәләре; бай, өлкән яшьтәге хатын-кызлар кигән.

Кәсилә (Чистай керәшеннәрендә — дәвәт, Алабуга төркемендә — муйтомор) (монисто, перевязь) — ике-өч рәт кенә эре тәңкәләр тегелгән һәм кызыл мәрҗән (корал) белән бизәлгән, йөрәк ягыннан иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма.

Муенса, тамакса, муенҗака (разновидность монист) — төрлечә әйтелешле тәңкәле күкрәк эшләнмәләре.

Җака чылбыры (күбрәк Түбән Кама, Зәй керәшеннәрендә очрый) (разновидность монист) — муенга киелә торган тәңкәле эшләнмә. Чылбыр рәвешендә 5-7 тармаклы итеп, ташлар белән бизәлгән була.

Ука (посеребряные, позолоченные нити) — сүрәкә мангайчасын чигүдә кулланылган, алтын, көмеш йөгертелгән җепләр.

Нәгыш (вышивка) — түгәрәк яулык, ак яулыкны чигүдә кулланылган бик борынгы чигү алымын керәшеннәр шулай атый. Бу чигү керәшеннәрдә һәм удмуртларда гына бар.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев