Этнографическая мозаика

Кайбыч керәшеннәре җыруы – «Урактан кайтышлый»

Ике тавышка, а-капелло җырлана.

Урдыралар уракны ды,
Куйдыралар зуратный.
Ай, җани, вай җани,
Куйдыралар зуратны.

Эзләсәң дә, табалмассың
Безнең кебек уңганны(й).
Ай, җани, вай җани,
Безнең кебек уңганны(й).

Урдым урак, куйдым зурат,
Ашамасын сандугач.
Ай, җани, вай җани,
Ашамасын сандугач.

Син сандугач, мин карлыгач,
Сайрашырбыз тыш булгач.
Ай, җани, вай җани,
Сайрашырбыз тыш булгач.


Нет комментариев