Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Этнографическая мозаика

Иске Карабаян атамалары: «Мәтбей йөрәге», «Даулы болын», «Изгеләр чишмәсе»

Теләче районының Иске Карабаян авылындагы кызыклы атамалар.

Элек урман авылга терәлеп үк торган. Мәтбей (Матвей) дигән берәү, төнлә белән берүзем юлсыз-нисез җирдән урманның яртысына кадәр керә алам, дип, иптәшләре белән бәхәсләшкән. Ул урман эченә ике чакрым җир кергән. Аның кыюлыгын олылап, бу урынны «Мәтбей йөрәге» дип йөртә башлаганнар.

Авылның түбән очыннан сузылган болынны «Даулы болын» дип атыйлар. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, бу болынны даулап, тирә-күрше авыллар арасында гел бәхәс, тарткалаш чыгып торган.

Иске Карабаян белән Карабаян арасында бер чишмә бар. Бервакыт бер кеше бу чишмә яныннан «Изге кыз Мария» тәресен тапкан да өенә алып кайтып, тәре почмагына куйган. Иртән торып карасалар — тәре юкка чыккан. Эзли торгач, тапканнар — әлеге тәре элеккеге урынында — чишмә буенда ята, ди. Шуннан соң бу чишмәне «Изгеләр чишмәсе» дип атый башлаганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев