Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы һәм Чиста четверг. Азап атнасының бу көне ни өчен шулай атала? – Үгет

«Мин сезгә күчергеч (үрнәк) бирдем, Мин сезгә кылганны сез дә кылсын, дип», – Олы четверг көнне өйрәнүчеләренә әйткән Иисус Христос.

Азап атнасының Олы һәм Чиста четвергы Пасха алдыннан өйләрне, пычрак керләрне юарга кирәклектән генә алынмаган. Бу көнне Олы вакыйга – Ходаебызның без кешеләрне коткарыр өчен биргән “Өлеш алу” Җәшереген искә алалар (Причастие Святых Таин). Христос Үзенең өйрәнүчеләренә ипи һәм җимеш суы (вино) биргән. Алла Улының сүзләре буенча Святый Тын куаты белән, икмәк – Христос Тәненә, җимеш суы Христос Канына алмаша. Алар күзгә икмәк, җимеш суы булып күренсә дә, Ходай аларны, Үз кодрәте белән, Христосның Тәне, Каны итә. Христосның шушы Җәшерекләреннән өлеш алган кеше, җазыклары кичерелеп, Иисус Христос белән кушыла, мәңге тормышлы була. Ходай Үзе әйткән: “Тәнемнән, Канымнан өлеш алучы мәңге тормышлы була”. 
Икенче вакыйга – Христос бу көнне, тирә-юньдәгеләргә ярату, сабырлык хисләре, ярдәмләшү үрнәге күрсәтеп,  өйрәнүчеләренең аякларын Үзе юган. Һәм "Миннән күчергеч алыгыз", дигән. Бу – миннән үрнәк алып, масаймыйча, үзегезне әллә кемгә куймыйча, ярдәмләшеп яшәгез, дигәнне аңлата. 
Чиста четверг тышкы яктан йортларны, киемнәрне чистарту гына түгел, беренче чиратта күңелне чистарту, дигәнне аңлата. 

Түбәндә – Олы четверг көнне әйтеләсе үгет. Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

«Мин сезгя кючергеч бирдем, Мин Сезгя кылганны сез дя кылсын, диб» (Iоан. 13, 15).

Эй туганнар! Бӧгӧн арыу жыйын Коткарыучыбыз Ходай Iисусъ Христосныҥ жирдяге тормошонда булган бик оло эшлярен искя тӧшӧряляр. Иртяге келяyдя Ходай Iисусъ Христосъ Ӱз ӧйрянеyчелерен жяшерек ашына (ӧлӧш алыу Жяшерегеня) ӓзерляӱ искя алынды; Литургiя келяӱендя шул ӧлӧш алыу жяшереген куйыуы, ӧйрянеӱчеляренеҥ аякларын жыуыуы искя алына, ӓммя кичке келяӱдя Ходайыбыз Iисусъ Христоснын Гефсимания бакчасында тӧнӧ буйы теляктя тороуы, аннары Ӱз иркеннян кюб азабларга, калдыгында ӱлемгя дя бирелеӱе искя алыныр. Бу эшлярнеҥ ӓр-берсе, туганнар, безне коткарыр ӧчӧн булган, шуҥар кюря алар безнеҥ ӧчӧн бик оло, бик кадерле булырга тейеш. Бу эшлярнен кайсы гна булса да, безгя бик зур габрят бирядер. Шуҥар кюря бӧгӧн Ходайыбыз Iисусъ Христосныҥ шул хатле оло эшлярен искя тӧшӧргян кӧннӧ, аларныҥ берсеннян гня булса да ӱзебезгя ӱгет алыб калыйыкчы. Ӱгет алыр ӧчӧн Ходайыбыз Iисусъ Христосъ Ӱз ӧйрянеӱчеляренеҥ аякларын эйелеб, Yз кулы белян жыуыуы турысында уйлыйык та эле.

  • Ул эш булай булган. Пасхага ике кӧн калды дигяч, Оло Четвертокъ кӧннӧ кич, Iисусъ Христосъ ӧйрянеyчеляре белян бер гюрнячядя утырган. Анда алар кич ашауны ашаган чакта, Iисусъ Христосъ ӧс кейемен салган да, сӧлгӧ алыб, биленя чолгаган; аннары комганга сыу салыб, ӧйрянеyчеляренен аякларын жыуыб, Ӱзеня чолгаган сӧлгӧ белян сӧрткян. Барысыныҥ да аякларын жыуыб бетергяч, Iисусъ Христосъ, жаҥадан ӧс кейемен кейеб, алар жанына, утырыб, аларга ӓйткян: «Мин сезгя ней кылганны белясез ме? Сез ӧйрятеӱче диб, Ходай диб ӓйтясез, алай диб ӓйтеӱгез дӧрӧс. Мин шул шу. Айса Мин ӧйрятеӱче кӧйӧ, Ходай кӧйӧ, сезнен аякларыгызны жыугач, сез дя бер-берегезнен аякларын жыуарга тейеш; Мин сезгя кючергеч бирдем», дигян. (Iоан.13,12-14).

Шулай туганнар! Ходайыбыз Iисусъ Христосъ кешелярне сюзе белян гня ӧйрятмягян, ӓммя эше белян дя кючергеч кюрсятеб ӧйряткян. Алай булгач, без дя Ходайыбыз Iисусъ Христоска эяргянебезне кюрсятеб, халебездян килгян тиҥете, Аныҥ кюк булырга тырышыйык. Yзебезне бютяннярдян олога куйыб, аларга баш булырга тырышмыйык, олосомакланыб, байлыгыбызга, жя белемнегебезгя масайыб, ӱзебезне кешедян артыкка санаб, жакыннарыбызны бер нястягя дя куймыйчы, аларга бер тӧрлӧ дя кимчелек китермейек. Андый олосомаклык эшляре Христоска чын кюҥелдян биренгян кешеляргя килешмей. Христосъ ӓдямне сӧйгяне буйынча, Ӱзе Алла Улы булса да, ӓдям сюрятеня кереб, бар ӓдямнярдян дя артык кимчелек кюргян ич. Без ӓдямняр, булдырылган нястяляр, олосомакланыб, ӱзебезне ӓлля кемгя куйыб, Булдырыучыбыздан да артык булырбыз меней? Жук, туганнар, изге жазыуда ӓйтелгян: “Кол эясеннян оло тӧгӧл, жибярелгян дя аны жибяреӱчедян оло тӧгӧл» диб (Iоан. 13,16). Шушы сюзлярне кюҥелебезгя салыб Ходайыбыз Iисусъ Христосъ Ӱз ӧйрянеӱчеляренен аякларын жыуыб, безгя кечелянергя кючергеч биргянне исебездя тотоб, бер чакта да белемнегебез белян дя, байлыгыбыз белян дя, жя бер-бер оло урында тороуыбыз белян дя мактанмыйык, Христосъ кылыб кюрсяткян эштян кючергеч алыб, ӓр-бер кешегя, халебездян килгянчя, кызмят итеб, пайда китерергя тырышыйык. Шулай итсяк, Ходайыбыз Iисусъ Христоснын чын ӧйрянеӱчеляре булырбыз; Аныҥ сюзе белян дя, эше белян дя ӧйрятеӱен жалан исебездя тотоб, тормошобозда кылыб житкезергя тырышсак, Аннан бу гумердя дя, буласы гумердя дя кюб изгелекляр алырбыз. Ӧйрянеyчелярнен аякларын жыугач, Ул аларга ӓйткян: “Мин сезгя кючергеч бирдем, Мин сезгя кылганны сез дя кылсын, диб, чыннаб ӓйтямен сезгя: мыны белсягез, мыны кылсагыз; сез бӓхетле”, дигян (Iоан. 13, 15-17). Аминь.

 

Оло четвертогь кöнне

Тропарь: 8нче кöй

"Кич ашауда жыуылыб изге öйрянеӱчеляр жактырылганнар ,ул чакта усал Iуда акчага биренеб караҥгыланган.Син туры хöкöм итеӱче тюряне законга карышы кыйланыучы тюряляргя саткан.Эй малга биренеӱче , малга туймый асылыныучыны кюр, шундый туйымсыз жаннан кач, öйрятӱчесеня нейдей жаман эш кылыуына кара, эй бар кешеляргя дя изгелекле Ходай , шöкöр Сиҥа."

Кондакь: 2нче кöй

"Тотоб биреӱче кулына икмякне алгач, жяшертен кулын сузыб äдäмне, ӱз кулы белян Булдырыучыны сатыб, Аныҥ бяясен алган, шулай итеб жалганчы кол Iуда тöзялмей калган.

Христосны качка кадаклау вакыйгасы: Олы четверг көнне кичен укылырга тиешле Үгет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев