Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христосны качка кадаклау вакыйгасы: Олы четверг көнне кичен укылырга тиешле Үгет

Олы көн алдыннан булган Азап атнасында, Олы уразаның иң кырыс атнасы, Христосның җирдәге соңгы көннәре, азапланып үлүен искә алалар.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде. 

Бӧгӧн без Евангелiене 12 табкыр укыдык, унике укыганда да Iисусъ Христосныҥ без жазыклылар ӧчӧн азабланыуы турысында эшеттек.

Эй, туганнар! Алла Улы Iисусъ Христосъ шушы хатле каты азабларга чыдаб ӱляр ӧчӧн жиргя ник килясе иткян икян, ней сябяблей Ул жиргя килде икян? Аныҥ килеyенеҥ сябябе без жазыклыларны жолар ӧчӧн, aдям затын мяҥге ӱлемнян коткарыр ӧчӧн, Алла Атаныҥ Адамъ белян Евага äйткян сюзен жиреня китерер ӧчӧн булган.

Иҥ башта, Алла кешене жазыксыз итеб булдырган. Элекеге кеше Адамъ, катыны Ева атлы булган. Аларны Ходай жомак дигян асыл бакчага кертеб урыннаштырган да, аларга бойорок биреб äйткян: “Мына, сез бакчадыгы бар агачларныҥ жимешен ашагыз, тик бакча уртасындагы бер жакшыны-жаманны белдеря торган агачныҥ гна жимешен ашамагыз, аннан жимеш ашарга рӧксят жук, aгяр дя ашасагыз, шул кӧннюк ӱлярсез”.

Шайтан, Аллага yч итеб, кешенеҥ жомакта бик рахятлектя торганына кӧнчӧлӧгӧ килеб, жылан эченя кергян дя; Алла жимешен ашарга кушмаган агачка менеб, чырмалыб торган. Бер дя бер табкыр, Ева шул агач тoбoня барган икян, шунда жылан аҥар äйткян: “Алла сезгя жомактагы агачларныҥ берсеннян дя жимеш алыб ашарга кушмаганы чынмы?”.

Ева äйткян: “Жук, Алла безгя мына шушы агачтан гна ашарга кушмады, ашасагыз ӱлярсез диде”.

Жылан äйткян: “Жук, сез бу агачныҥ жимешен ашасагыз yлмяссез, ӱлеy тӧгӧл, ӱзегез Алла кюк булырсыз, Алла хатле белерсез. Алла сезне жакшыны, жаманны белмясенняр, Миннян дя оло булмасыннар диб кня сезгя бу агачныҥ жимешен ашарга кушмады”.

Ева жылан сюзеня ышаныб, жимешне ашаган, аннары Адамъга да биргян, ул да ашаган. Шулай итеб, Адамъ белян Ева шайтан которогона алданыб, Алла бойорогоннан жазганнар, мяҥге ӱлем белян ӱлергя тейешле булганнар. Шуннан суҥ, алар Алла бойорогоннан жазганнарын сизеб, тяӱбягя килеб, бик жылашканнар, бик кайгырышканнар. Ходай аларныҥ жылашканнарын кюреб, жялляб, аларга äйткян: “Мына, сез жазыкландыгыз, бойорогомнан жаздыгыз, Миҥа ышанмадыгыз, aммя шайтанга ышандыгыз, инде сез ней хатле жыласыгыз да, бу жазыктан ӱзегезне ӱзегез коткара алмыйсыз; алай булса да Мин сезне жяллейем, жазыклардан жолар ӧчӧн Мин сезгя Коткарыучы жибярям, Ул катын затыннан тыуар. Шул сезне мяҥге ӱлемнян коткарыр, Коткарыучы килясе диб ышаныб, ӧмӧт тотоб торогоз, ышансагыз котолорсыз, ышанмасагыз, котолмассыз”.

Адамъ атадан башлаб, aття Христосъ тыуганчы иске закондагы кешеляр Коткарыучы килясе диб кӧтӧб торганнар. 5508 жыл ӱткяч, Алланыҥ Адамъ атага “сезгя Коткарыучы жибярермен” дигян сюзе жиреня килгян. Иҥ изге Кыз Марiядан Коткарыучы Христосъ тыуган. Утыз жяшкя житкянче, Iисусъ Христосъ Iосифъ белян Марiя жанында, Назаретъ каласында торган, äммя 30 жяш тулгач, Ул Iорданъ сыуы буйына килеб, Iоаннъ пагямбярдян сыуга чумылдырылган, шуннан суҥ, калыкларга Алла Падшалыгын сӧйлӧй башлаган. Ул бик кюб кодрятляр кылган. Биш икмяк белян биш меҥ кешене туйдырган; кеше эченнян женнярне кыуыб чыгарган; сыу ӧстӧннян жяйяӱляб барган; сукырларны – кюря торган, саҥрауларны – эшетя торган, аксакларны жoрoй торган иткян; ӱлгян кешелярне тергезгян.

Христосныҥ шушы эшлярен кюреб, архiерейлярнеҥ, фарисейлярнеҥ, калык башлыкларыныҥ Аҥар бик ачыулары килеб, Аны ӱтерергя äмял эзлей башлаганнар. Аны айыбларга жалган таныкчылар äзерлягянняр, алай булса да тиктомал ӱтерергя калыктан курыкканнар, калык шул Iисусны бик зур пагямбяргя санаган. Багыт житкяч, Ходай Iисусъ Христосъ без жазыклылар ӧчӧн, безне мяҥге азабтан коткарыр ӧчӧн, iудейляргя Ӱзен азабларга ирке иткян. Аныҥ азаблары турысында сез бoгoн укылган Евангелiелярдя ӱзегез дя айырмачык эшеттегез, алай булса да, кюҥелгя бигеряк беркетер ӧчӧн, мин сезгя кыска-кыска тагы да кабатлаб бирейем.

Оло Четвертокъ кӧннӧ (кенягенге кӧннӧ) Iисусъ Христосъ ӧйрянеӱчеляре белян Iерусалимда бер гюрнячядя Жяшерек Ашы ашагач, Геөсиманiя бакчасына киткян, анда Yзе белян ӧйрянеӱчелярен дя алыб барган. Шунда Аныҥ бик эче поша башлаган, бар азабланасы азаблары Аныҥ кюз алдында торган. Эче пошоуына чыдый алмый, Ул oйрянеӱчеляреня: “Сез шушында тороб торогоз, Мин тегендяряк барыб теляк итейем”, – дигян. Шул чакта Ул, без жазыклыларны мяҥге ӱлемнян жолар ӧчӧн кюрясе азабларын, чыдасы кыйыннарын алдан белеб, Ӱзеня ней буласын барын да, алдан кюреб, жанына тынычлык табар ӧчӧн, Ӱз Атасына канны тире акканчы тезлянеб келяӱ иткян, Аннан тюземнек, чыдамнык сораган. Теляк теляyдян туктагач, ӧйрянеӱчеляре жанына килгян, тик алар ул чакта жокога киткянняр икян. Iисусъ аларны уятыб äйткян: “Минем белян бер гня сагят тя уяу тора алмадыгызменей?! Торогоз, мына инде сагят жакыннашты, Aдям Улы жазыклылар кулына тотоб биреля”.

Христосъ бу сюзлярне äйтеб бетереӱгя, Iуда бик кюб салдатлар белян, архiерейлярдян, калык башлыкларыннан жибярелгян кюб кеше кылычлар, казыклар алыб, Геөсиманiя бакчасына килеб кергянняр. Шулай итеб, Христосны сатыучы, Аны дошманнар кулына тотоб биреyче Ӱзенеҥ иҥ жакын ӧйрянеyчесе, Анын сӧйлягян сюзлярен, кылган кодрятлярен ӱз кюзляре белян кюреб, колаклары белян эшетеб жoргян, бютян ӧйрянеӱчеляре белян бергя Жяшерек Ашын ашаган ӧйрянеӱчесе Iуда булган. Ул бакчага кергяч, Христоска, жакыннашыб: “Эй, Ӧйрятеyче, сӧйӧн!” – диб äйтеб, Аны ӱбкян, малга кызыгыуы какында шайтан которогона алданыб, бӧтӧн дӧнья малына сата алмаслык Ӧйрятеӱчесен 30 кӧмӧш тяҥкягя саткан.

Iуда yзе белян килгян солдатларга: “Мин Кемне ӱбсям, шул Ӱзе, Аны тотоб алырсыз” диб, алдан билге биргяннектян, Iуданыҥ Христосны ӱбеӱен кюреӱ белян, солдатлар Христосны, бурны тоткан кюк, тӧрлӧ жактан чырмаб алганнар да, кулларын артка бяйляб, талаучы качкан кюк итеб, тoннялятеб баш священникляр Анна белян Каiафага хӧкӧмгя алыб киткянняр. Шул чакта Ул Ӱзен тотоб биреӱчеляргя: “Эй, мяндялярем, Мин сезгя ней кылдым? Ней белян ачыугызны китердем? Эй, мяндялярем, aлля сукырларны кюзле иткянгя, кутырлы тяннелярне тазартканга, сансызларны санны иткянгя, Мине шушылай итясезме”, – диб, моҥно сюзляр äйтеб барган. Кюҥелляре таштай катканныктан, алар Ходайныҥ шундый жамансы сюзлярен эшетеб тя аҥга кермягянняр.

Архiерейляр жортона барыб кергяч, караҥгы кӧн булса да, бар хӧкӧм итеyче тюряляр жыйылганнар, алдан äзерляб куйган жалганчы таныкчылар да килгянняр, алар Христосъ ӧстӧннян жалган таныклык иткянняр, жыйылган калык барысы да: “Ул ӱтереляргя тейеш!” – диб, кычкырыб торган. Архiерейляр yзляренчя хӧкӧм итеб бетергяч, бик сыуык тӧн булса да, Аны ишек алдына чыгарыб, салдатларга карауылга биргянняр. Анда Аннан бик кӧлгянняр, мыскыл иткянняр, кайсылары жӧзӧня тӧкӧргянняр, башына сукканнар, кайсылары жаҥакларына сугыб äйткянняр: “Эй, Христосъ, Сиҥа кем сукты? Белеб äйт безгя”. Аннары Iисусны Римъ тюрясе Пилатка алыб барганнар, Пилаттан Иродка алыб киткянняр, Иродтан тагы Пилатка алыб кайтканнар. Аны бик кыйнаганнар, бӧтӧн тянен жаралаб, канга батырыб бетергянняр. Аннары ӧстӧндяге кейемен салгызыб алыб, Аҥар кызыл кейем кейгезгянняр, башына чянечкеле агач чыбыгыннан yрмя yреб кейгезгянняр, уҥ кулына таяк тотторганнар, Аныҥ алдында тезлянеб тороб, Аннан мыскыл итеб äйткянняр: “Эй, Iудей Падшасы сӧйӧн!”. Аҥар тӧкӧргянняр, таягын алыб башына сукканнар, барысы да: “Аны кадаклат, Аны кадаклат!” – диб кычкырышыб торганнар.

Пилатъ Iисусныҥ бер айыбы да жуклыгын кюреб, Аны коткарырга бик тырышкан, бик жяллягян, тик калыкныҥ бик болганышканын кюреб, коткарырга äмял таба алмаслыгын белгяч, сыу алган да калык алдында кулын жыуыб äйткян: “Мин бу Гаделнеҥ канына айыблы тoгoл, ӱзегез карагыз”. Калык, жауаб биреб, äйткян: “Аныҥ каны – безгя, безнеҥ балаларыбызга да тӧшcӧн”. Аннары Пилатъ Iисусны алар кулына табшырган, алар Аны тагы да бик кыйнаганнар, кыйнаб туйгач, ӧстӧндяген кызыл кейемен салгызыб, Ӱз кейемен кейгезгянняр дя, каланыҥ тыш жагына, талаучы качкыннарны азаблый торган урынга, Голгоөа тауына качка кадакларга алыб киткянняр. Кадакланасы качын Ӱзеня кютяртеб барганнар. Ул чакта кюб азабларга, каты кыйыннарга чыдаганныктан, Христосныҥ жегяре бетеб, бик хäлсезлянгян чагы булган, алай булса да, Аны беряӱ дя жяллямягян, жялляӱ тoгoл, азаб ӧстӧня азаб артсын диб, Аҥар ауыр кач кютярткянняр; шулай итеб Iисусъ, ике талаучы уртасында, Ӱзе кадакланасы качны жилкясеня салыб, кютяреб барган. Барган чакта, кач ауырлыгыннан хале бетеб, жыгылган. Ул чакта да Аны кыйнаганнар, тибкялягянняр, тик Ул барысына да тюзгян, карышы бер сюз дя aйтмягян.

Голгофа тауына барыб житкяч, солдатлар Iисусны кадакласы качны жиргя казыб утыртканнар, аннары ӧстеннян кейемнярен салгызыб алганнар да качка кютяреб кулларына да, аякларына да бик озон кадаклар какканнар. Качта колачын жяйеб асылыныб торган чагында, Ул сӧйӧклӧ Анасыныҥ, сӧйгян ӧйрянеyчесе Iоанныҥ, миро алыб килеӱче катыннарныҥ ӱкерешеб жылап торганнарын кюреб, Ӱзе ӱлярлек булыб азабланса да, Анасын жялляб, Аҥар äйткян: “Эй, Aней! Мына бу – синеҥ улыҥ”. Аннары ӧйрянеӱчесеня äйткян: “Мына бу – Синеҥ Анаҥ”. Христосъ качта колачын жяйеб асылыныб торганда да калык, Аннан мыскыл иткян, кач жаныннан узыучылар башларын селкеб, Аны курлаб, кӧля-кӧля äйткянняр: “Эй, чиркяӱне жимереб, ӧч кӧндя торгозыб житкезеӱче! Ӱзеҥне Ӱзеҥ коткар. Aгяр Син Алла Улы булсаҥ, качыҥнан тoш”. Бютянняр тoгoл, Аныҥ белян бергя кадакланган талаучыларныҥ да берсе мыскыл итеб, Аҥар äйткян: “Äгяр дя Син Алла Улы булсаҥ, Ӱзеҥне дя, безне дя коткар”. Шулай итеб, ӱзенеҥ эшеня кюря кыйын алган талаучы качкынга чаклы Аннан мыскыл итеб, Аныҥ жoряген жандырган.

Шул чакта, без жазыклылар ӧчӧн качта азабланыучы Христосъ, сызланыуына чыдый алмый: “Эй, Аллам! Эй, Аллам! Син мине ник ташладыҥ?” диб кычкырган. Шулай ӱлярлек булыб азабланган чагында, Аныҥ тамагы чатлаб, бик эчясе килгян, шунныктан Ул каты тауыш белян äйткян: “Сыусадым”. Шулай дигяч тя, беряӱ жӧгӧрӧб барыб, бoмян алыб аҥар ут белян серкя сеҥдереб, аны таякка элеб, Iисуска эчяргя биргян, алай булса да, Iисусъ аны эчмягян, тик татыб кна караган. Шул чакта кӧн уртасы булса да, Христосныҥ азабларын кюрясе килмей, Аныҥ сызланыуларына чыдый алмый кояш та кюренмягян, жир ӧстӧ каб караҥгы булган, чиркяyдяге чаршау урталай жыртылган, жир тетерягян, ташлар жарылган, тамукнын кото чыккан, таш каберляр ачылыб, кюб yлгян изге кешелярнеҥ тянняре терелеб чыкканнар. Шул чакта, Iисусъ кюзляре белян кюккя таба да, жиргя таба да караб, aдям затын мяҥге азабтан, мяҥге yлемнян жоласы эшлярнеҥ барысын да кылыб житкяргянен кюреб, барысы да булыб беткянне белеб, äйткян: “Булыб беттеляр!”. Аннары каты тауыш белян кычкырыб äйткян: “Эй, Aтей, тынымны Синеҥ кулыҥа табшырамын!” – дигян дя, башын салындырыб, тынын чыгарган.

Эй, туганнар! Без жазыклыларны жолар ӧчӧн, безне мяҥге азабтан коткарыр ӧчӧн, Христосъ Аллабыз шушы хатле азаблар кюргян, каты азабларга тюзеб, качта колачын жяйеб, жанын биргян. Жазыкка баткан aдямне жяня кабат агач арткылы-качка кадакланыб, кешенен жазыгын Ӱз ӧстӧня алган. Христосъ Аллабызнын азаблары бик ауыр, бик каты булган, алай булса да, Ул барысына да тюзгян, чыдаган. Дoньядя тороучылар арасында Христосъ хатле азабланыучы беряӱ дя булмаган, aм моннан ары да булмас. Жазыкларыбыз ӧчӧн без кюрясе азабка Ул Ӱзе чыдаган, без кюрясе кыйынны Ул Ӱз ӧстӧня алган. Туганнар, Христосъ безгя шушы хатле зур изгелекляр кылгач, безне мяҥге азабтан, мяҥге ӱлемнян жолгач, без дя Аҥар салкын кӧйӧ калмыйык, äммя чын кюҥелдян Аҥар ышаныб, торган жаныбыз, бар уйыбыз, бар ныклыгыбызны белян Аҥар тау итейек шушы кӧннярдя Аныҥ азабларын керешеyле булыр ӧчӧн, келяӱ сайын чиркяӱгя жыйылыйык, бу кoнняр бик жамансы, бик кайгылы кoнняр икянен исебездя тотоб, теляк теляб, кюз жяшляребезне чыгарыб, Христосъ Аллабызга: “Эй, Ходай, озак тюзгянеҥя шӧкӧр, эй, Ходай, Падшалыгыҥа кергяч, мине дя исеҥя ал”, – диб, инялеб aйтейек. Аминь.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев