Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Авыл башларына ни өчен чәчәүник куялар?

Керәшен чәчәүниге православ һәм мәҗүси йолаларны берләштерә.

Керәшеннәрдә чәчәүник дигән нәрсә бар. Керәшен чәчәүниге урысларның башыру качына (поклонный крест) тигез. Чәчәүникне торак пунктларыннан чыга торган олы юллар башына, изге чишмәләр янына яки изге тәреләр, качлар табылган урынга куялар. Гадәттә ул, зираттагы кабер качы шикелле, бер метр тирәсе озынлыкта ясалган һәм кайбер якларда киртә белән әйләндереп алынган була.

Юлга чыгучылар, чәчәүниккә карап, келәү иткәннәр. Урыслардан аермалы буларак, керәшеннәр чәчәүник янында мәҗүсилектән калган йолаларын да башкарганнар. Болар – теләген әйтеп, тастымал, бистәр элү, акча калдыру, үле ашларын уздырганда мәңгелеккә күчкән туганнарын чакыру, аштан соң, хәер бирергә бару һәм башкалар. Урысларда мондый качларга әйбер элү, ашамлык калдыру дигән нәрсә юк. Керәшеннәр авылларындагы чәчәүникләрен нык саклыйлар, тирә-ягын чистартып торалар.

Чәчәүникне часовня белән бутарга ярамый. Часовня ул – алтарьсыз кечкенә чиркәү.

Рабит Батулланың Чачауник дип аталган язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев