Туганайлар

Чачауник

Беркөн редакциябезгә зур кунак - язучы Рабит Батулла килеп керде. Култык астында - саллы гына папка. Балачагы керәшен авылында узган язучы иҗат дәверендә керәшеннәр турында язган истәлекләрен туплап, карендәшләр карамагына алып килгән. Алдагы саннарда да укучыларыбызны аның истәлекләре белән таныштыруны дәвам итәрбез. Чачауник Керәшен авылларына кергәндә һәрвакыт чачауник очрый торган...

Беркөн редакциябезгә зур кунак - язучы Рабит Батулла килеп керде. Култык астында - саллы гына папка. Балачагы керәшен авылында узган язучы иҗат дәверендә керәшеннәр турында язган истәлекләрен туплап, карендәшләр карамагына алып килгән. Алдагы саннарда да укучыларыбызны аның истәлекләре белән таныштыруны дәвам итәрбез.

Чачауник

Керәшен авылларына кергәндә һәрвакыт чачауник очрый торган иде. Кадер авылына керәшен очыннан керсәң, анда матур чачауник басып тора. Борды авылына керсәң - чачауник, Зичәбашта да тау чишмәсе буенда чачауник бар иде. Чачауник - ул агач яки ташкирпечтән җиткезелгән куыш, шул куышка үткәнсүткән кеше хәер сала, акча куя яки чигешле яулык элеп китә. Сугыш вакытында кемдә акча булсын! Кулъяулыгын чигеп элеп куя лар, акчасы булмаган кеше чачауникка яки сәгать тәгәрмәчләре, гамәлдән чыккан патша акчалары, алары да булмаса, җиләктән кайтучылар куышка учлап җиләк сала.
- Элегрәк багытта чачауникка каер җыелгач, аны пуп, пуп булмаса, башка бер олы кеше җыеп ала, ул акча дин эшенә тотыла торган ые, - дип сөйли җиңгиләр.
Мин шул чачауникның куышын гел ачып карый идем. Андагы бакыр акчаларга, ватык сәгать тәгәрмәчләренә кызыгам. Бу бүләкләрне керәшеннәр христиан дине өчен салган. Көннәрдән бер көнне, мин - мөселман баласы - христиан чачаунигын таларга уйладым. Миңа ул чакта алты яшьләр чамасы булгандыр. Караңгы төшкәч, кеше күрмәгәндә генә тау чишмәсенә киттем, чачауниктагы сәгать тәгәрмәчләрен, бакыр акчаларны урлап өйгә алып кайттым. Кешегә күрсәтмичә генә шулар белән уйныйм да качырып куям.
Кинәттән генә мин бик каты авырып, урынга егылдым, авызборынымнан кан китә, тәнем кызыша, чигәм ут яна, әни курка калды. Ничә көн ятканмындыр. Күрше Начтый түти, минем дустым Сашукның анасы, безгә керде, ул миңа урман үләннәреннән ясалган төнәтмә эчертте. Минем ыңгырашырга дә хәлем юк.
Төнәтмәне эчкәч, башым мендәргә салынып төште. Начтый түти әйтте:
- Балам, син бербер җарамаган эш кылмадыңмы? Җарамаган эш кылсаң, сыя җазык бит! - диде.
Мин аңа чачауник талаганымны әйтмәдем, тик күңелемә салып куйдым. Начтый түти ниндидер кипкән үләнчәчәк бәйләмен суга манчып, минем өстә җилпеп, ырымлый башлады:
- Корт тамыр, соры тамыр,
Корт тамырын буйыйым,
Таз астына куйыйым,
Къодайдан җарлык, миннән сикат,
Бертугыз, тугыздан кайтсын,
Җиде - җилдә җилдерсен,
Биш - бишмәтенә ут капсын,
Өч - тагын оч!
Бер - бер дә җук, бер дә җук,
Ай кайтсын, көн кайтсын,
Азгантузган, ташка җазган,
Таштан җүкә сыерган,
Бусагасы биек булсын,
Китәр җулы җырак булсын!
Алган әрбирне кайтарсан,
Кастаң китәр, сикат кайтыр!
Начтый түти имләвен тәмам итеп, яныма утырды да маңгаема салкын кулын куеп әйтте:
- Җазыгыңны җуасың килсә, син тәүбә ит! Ракатланеп калырсың! - дип Начтый түти чыгып китте.
Хәлем мөшкел булса да, икенче көнне караңгы төшкәч, ятактан торып, сәгать шөрепләрен, патша акчаларын чачауникка илтеп куйдым. Мин барганны-кайтканны берсе дә күрмәде.
Ходайның рәхмәте, шул көннән соң мин савыга башладым, озакламый аягыма бастым.
Очраган чакларда Начтый түти сизелерсизелмәс кенә елмая. Олыгаеп барганда мин Начтый түтинең яхшы тәрбияче, акыллы педагог икәнен аңладым. Начтый түти бит минем чачауник бас канымны күргән, белгән, ләкин беркемгә дә әйтмәгән, мине оятка калдырмаган. Шуннан соң мин беркайчан да башкаларның изге нәрсәләренә йогынмадым, аларны мыскыл итмәдем, чит кеше малына кулым озайтмадым, шөкер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: