Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Маргарита һәм Григорий Борисовлар 34 ел тату гаилә тормышында

«Форсат» тапшыруының яңа геройлары – Борисовларның тату гаиләсе.

Түбән Каманың җирле телеканалы журналистлары Маргарита һәм Григорий Борисовларда кунакта булган, гаиләләре белән танышкан. 

"Бер авылда туып-үсеп, бер чишмә суын эчтек, 8 ел йөргәннән соң, туй иттек. 34нче ел торабыз, – дип сүзен башлый хуҗабикә. – Ике улыбыз бар. Алар да ярдәмчел булып үстеләр. Җыештыру-пешерү дисәң дә, бар эшне эшләп тордылар. Өйләнгәч, хатыннарына да булышсыннар,дип тырыштык. Шулай килеп чыкты да".

Уллары Борис та гаиләсе белән Маргарита түтиләрдә иде. Килене алсу белән Май чабуга бәйрәм коймагы пешерделәр. Рецептын да калдырабыз. 

Борис Борисовны "Сүрәкә" фольклор ансамбле солисты буларак та беләләр, ул оста итеп баянда уйный. Инструментын эштән арып-талып кайткан кичләрдә дә төшерми. Әтиләре эзеннән кызлары Милана да сәхнәне ярата. Үсеп килүче уллары Артем да тиздән талантларын күрсәтә башлар.

"Балаларга кечкенәдән үк традицияләребезне, җолаларыбызны күрсәтеп үстерәбез. Бәйрәмнәрне дә булдырганча уздырабыз. Безгә әти-әнидән килгән тәрбияне аларга бирергә тырышабыз", – дип уртаклаша Борис.

Зур гаилә мул табын артына җыелгач, гаилә башлыгы Григорий дәдәй Борисов бәхетле гаилә серен ачып бирде: "Татулыкта яшәүдә", – диде. 

Чыгарылышны тулысы белән түбәндәге видеоплеердан карагыз.

Видео: НТР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев