Фольклорчы тарихчы Геннадий Макаров 1978 елда Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Требия авылында Степанида Танаевадан (1898 елда туган )язып алган.
Иртә торып тышка чыксам,
Фәрештәләр җырлыйлар күктә.
Көңгерткәнең тавышлары ишетелә,
Херувимнар, серафимнар да шунда.
Кире якка шәүл төшеп тора,
Бар изгеләр дә шунда.
Без языклы бәндәләр өчен,
Безнең языкларны кичерер өчен,
Алар Ходайдан теләп җырлыйлар.

Нет комментариев