Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Ангелина Солганованың әнисе: “Шок хәлендә калдык”

Мамадыш районы Колышчы авылында яшәүче Регина Солганова 10 яшьлек кызының “Туым жондозы”на китергән “юл”лары, хыяллары турында сөйләде

Казанда 2 февраль көнне XI россиякүләм “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Керәшен җырларын башкаручылар арасында Мамадыш районы Колышчы авылыннан 4 нче класс укучысы Ангелина Солганова 30 мең сумлык гран-прига лаек дип табылды. 50 меңлек икенче гран-при Балык Бистәсе районы “Йолдызчык” фольклор коллективына тапшырылды.

“Ангелинаның җиңүе турында ишеткәч, шок хәлендә калдык. Шундый бәләкәй авылдан шундый җолдыз чыкты бит! “Туым җондозында” икенче мәртәбә катнаштык, бу юлы җиңәрбез дип уйлап та карамадык. Диана Мишкина исемендәге фестивальдә дә җиңү яулаган идек. Хәзер инде канатлар үсте, керәшен моңын бөтен дөньяга чыгарасы килә!”, - дип, гаилә хыяллары белән бүлеште Регина Солганова.

 Ангелинага әле 10 гына яшь, әмма мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, җыр сәнгате белән кызыксына.  Балалар бакчасында ук җырлый башлаган, керәшен җолаларын гаиләдә үк күреп, өйрәнеп үсә. Ангелинаның папа, мамасы аның укытучысы Гөлназ Гыйниятованың тырышлыгы өчен дә рәхмәтле. Иң мөһиме - барысының да уртак хыяллары бар! Димәк, зурдан-зур уңышлар юрыйк Колышчыдан Солгановлар гаиләсенә...

"Туым Жондозы" керәшен фестивале - яңа балкып килгән йолдызлар өчен зур мәйдан

Иван Егоров: "Халкыбызның күңел байлыгын дөнья күрсен

Победители "Туым Жондозы - 2020"

"Туым Жондозы" керәшен этник культурасы фестивале - ВИДЕО

"Туым Жондозы - 2020" - иң җәмне мизгелләр

"Туым Жондозы" - за кадром - ФОТО

Балык Бистәсе районы коллективы Гран-при алды

Ангелина Солганова - яңа "Туым жондозы"

"Туым Жондозы - 2020" - тулы ФОТОРЕПОРТАЖ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев