Иван Егоров: “Халкыбызның күңел байлыгын дөнья күрсен”
Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров “Туым жондозы” – керәшен җыруын яшь башкаручылар фестиваленең Гала-концертында шулай дип белдерде
Казанда 2 февраль көнне XI россиякүләм “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Керәшен җырларын башкаручылар арасында Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солганова һәм Балык Бистәсе районыннан “Йолдызчык” фольклор коллективына Гран-при тапшырылды.
Фестиваль-бәйгенең йомгаклау өлешендә Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров болай диде: “Моннан 12 ел элек башлап җибәргән Фестивалебез нинди матур, дәрәҗәле үтте. Кайчандыр чуни гәлүш – әби гәлүше киеп, 1-2 җыр белән генә башланган иде бу эш. Бүген менә уңышлы нәтиҗәсен күрдек. Республикабызда куп санда балалар, яшьлэр коллективлары оешты, бүгенге бәйрәмгә Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучылар килде. Ата-аналарга, педагогларга, коллектив җитәкчеләренә, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Киләчәгебез яшьләр кулында. Халкыбызның күңел байлыгын бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк”, - дип белдерде ул.
Бу темага:
"Туым Жондозы" керәшен фестивале - яңа балкып килгән йолдызлар өчен зур мәйдан
Победители "Туым Жондозы - 2020"
Ангелина Солганованың әнисе: "Шок хәлендә калдык"
"Туым Жондозы" керәшен этник культурасы фестивале - ВИДЕО
"Туым Жондозы - 2020" - иң җәмне мизгелләр
"Туым Жондозы" - за кадром - ФОТО
Балык Бистәсе районы коллективы Гран-при алды
Ангелина Солганова - яңа "Туым жондозы"
"Туым Жондозы - 2020" - тулы ФОТОРЕПОРТАЖ
Фото: Владимир Васильев
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев