Туганайлар

ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ – ТОРМЫШ ТӘХЕТЕ

Хатын-кыз өчен уңышка ирешүнең формуласы нәрсәдә? Нинди генә югарылыкларга ирешүгә карамастан, хатын-кыз семья, балалар үстерү өчен яратылган. Хатын-кыз бәхете нәрсә ул?... Шунысы кызыклы: бу турыда кайсысыннан гына сорасаң да, хатын-кызны бәхетле итүче кыйммәтләрнең һәркем өчен дә бертөрле булуын ачыклыйсың. Сүзнең нинди кыйммәтләр турында баруын белү өчен, әйдәгез, күренекле хатын-кызларыбыздан алынган...

Семья бөтенлеге - хатын-кыз кулында

Людмила Михайловна ГРИГОРЬЕВА, Алабуга шәһәре ЗАГС бүлеге җитәкчесе:

Хатын-кызга гына түгел, мөгаен, һәркемгә дә, уңышка ирешү өчен, дөньяга, кешеләргә карата уңай карашта булу, күбрәк яхшы якларын күреп, аларны бәяли белү кирәктер, дип саныйм мин. Һәм, килеп туган проблемалы ситуацияләрне дөрес анализлап, кемгәдер яла якканчы, гаепне иң элек үзеңнән эзләргә кирәк. Кеше гаепләп, начар сүз йөртеп, уңышка ирешеп булмый. Хезмәтеңне дә, бу эштән мин үземә нәрсә алам, дип башкарырга түгел. Ул, беренче чиратта, башкаларга файда китерсен. Менә шул вакытта эшең дә гөрләп барачак, уңыш та китерәчәк.

ЗАГС эше кызыклы, ул кешеләр тормышындагы зур вакыйгалар белән бәйләнгән. Шуңа күрә дә мин үз эшемне бик яратып башкарам. Мәсәлән, балалар туа, ата-аналар шатланып киләләр. Нинди исем бирдегез, дип кызыксынасың, шатлыкларын уртаклашасың. Аларның нурлы йөзләрен күргәч, үзеңә дә рәхәт булып китә. Ә туйларга килгәндә инде, бу очракта өйләнешүченең тормышында үз теләге белән кабул иткән җитди карарын, аның туган-тумачаларын, әти-әнисен күрәсең. Семьясына, үз-үзен тотышына, уй-фикерләренә, килеш-килбәтенә берникадәр бәя бирәсең. Чөнки кеше бик нык шатланганда, яисә, авырлык килгәндә күбрәк ачыла, эчкерсез була. Баш белән уйлап түгел, йөрәк белән эш итә торган моментларда кешенең чын йөзе ачыла. Язылышу гына түгел, аерылышу, үлем-китемнәр дә безнең аша уза. Алабуга зур шәһәр түгел, күпләрне якыннан беләсең. Кичә генә синең белән бер өстәл артында сөйләшеп, аралашып утырган кеше бүген инде булмавы күңелгә авырлык китереп кенә калмый, философик уйларга башка төрле юнәлеш тә бирә: Ни өчен бу дөньяга килгәнмен? Мин үземнән нәрсә калдырырга тиеш? Сүз материаль байлык артыннан куу турында бармый, әлбәттә. Барыбыз да хөрмәтле кеше булып яшәргә омтылырга тиешбез. Соңыннан безне бары яхшы яктан гына искә алырлык булсын. Бер сүз белән әйткәндә, нинди генә ситуациядә дә үзеңнең йөзеңне югалтмыйча, кешелеклелегеңне саклап калу - уңышка ирешүнең формуласы, дип әйтергә була.

Хатын-кызның бәхете, әлбәттә - семья бөтенлегендә, балаларда. Ана кеше баласын кечкенәдән ничек тәрбияләсә, үсеп җиткәч шуның җимешләрен татый. Балалар - ул синең тормышыңның көзгесе. Анда үзеңнең уй-фикерләреңнең чагылышын, җитешмәгән якларыңны, хаталарыңны күрәсең. Балаң өчен борчылып, ни өчен шулай килеп чыгуын аңларга тырышасың. Аларның читкә тайпылуын, үз вакытында нинди дә булса игътибар биреп җиткермәгәннәндер, дип уйлыйм мин үзем. Бүгенге көндә хатын-кызларның ирләр белән беррәттән акча табуы, дөнья артыннан кууы мине бераз борчый. Чөнки ана тарафыннан балаларга бирелергә тиешле энергия шунда юнәлтелә. Балалар бер читтәрәк кала. Семья бәхете, беренче чиратта - хатын-кыз кулында. Ә хатын-кызның көчлелеге - янәшәсендә яраткан кешесе, тормыш юлыннан бергә атлаучы ышанычлы ире булудан. Кимчелекләр кемдә дә бар, беребез дә идеал түгел. Гомер иткәндә, яныңдагы кешенең җитешмәгән якларын ничек бар, шулай кабул итеп, уңай якларын күбрәк алга сөреп, бу турыда үзенә дә ешрак әйтеп тору бик урынлы. Шулай ук, ялгышкан минутларда кичерә белергә кирәк. Шушы сыйфатлар бәхеткә китерә дә инде.

Тырышлыклар нәселдән киләдер

Тамара Алексеевна БАҺАВЕТДИНОВА, Түбән Кама шәһәре "Базар комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры:

Тумышым белән Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан мин. Без, сигез бала, пападан бик яшьли калып, мама белән генә үстек. Папа, Алексей Васильевич (Әсүк дип йөртәләр иде) гомере буе председатель булып эшләгән кеше. Хәтерлим, икенче класста укыган чагым. Папа авырып ятканда:

- Кызым, син үскәч директор булырсың, - дип әйткән иде. Аның шул сүзе миңа зур бер этәргеч булды. Кайда да беренче булырга омтылдым, папамның сүзләрен аяк астына салмас өчен җир тырмаштым. Һәрвакыт эшләп укыдым. Түбән Камага килгәч, кичке мәктәпне тәмамладым. Аннары, читтән торып, техникум, институт, университет, академия бетердем. Папа әйткән буенча, һаман югарырак күтәрелергә тырыштым. Ул чорлар җиңелләрдән булмаса да, иң кызык, күңелле вакытлар булган икән, дип искә алып утырам хәзер. Әкрен-әкрен барысына үзем, үз тырышлыгым белән ирештем. Ял итүнең ни икәнен белмәдек, ул чагында отпускалар юк иде. Тормыш корып, балалар булгач та укыдым әле. Алар үсеп, кул арасына керә башлагач, үзләре булыша башладылар. Бергәләп эшләдек. Ирем Сәмигулла Габдуллович һәрвакытта терәк, таяныч булды.

Әлеге тырышлыклар нәселдән киләдер, дип уйлыйм. Чөнки папа да, мама да бик булган кешеләр иделәр.Үскәндә нинди дә булса ярамаганрак эш кылсак, мама:

- Сез бит Сергеев балалары, папагыз исән булса, нәрсә әйтер иде икән? - дип оялтып куя иде. Аның шул сүзен ишетмәс өчен, әллә ниләр бирердәй була идек. Мама безне шулай әтинең рухы белән тәрбияләде. Барыбыз да, малайлар да, кызлар да яхшы укыдык. Папабыз исеменә тап төшермик, маманың йөзенә кызыллык китермик, кеше көлдермик, дип бик тату булып үстек. Менә шул кечкенәдән күңелгә салынган тәрбия орлыклары, тырышлык, үҗәтлек - уңышка ирешү формуласын төзидер, дип уйлыйм.

Ә инде икенче сорауга килгәндә, мин аны балаларның исәнлегендә, ирем белән сау-сәламәт, пар канат булып яшәүдә күрәм. Бүгенге көндә өч оныгыбыз бар. Шуларны сөю - иң шатлыклы минутларның берсе. Тормышта авыр югалтулар кичерергә туры килде - унбер ел элек улыбызның берсе фаҗигале төстә арабыздан китеп барды. Ата-ана өчен бала үлеменнән дә зуррак кайгы юк икән...

Хатын-кызның бәхете шулай ук - ирне ир итә белүдә. Әти кешене балалар алдында зурларга, хөрмәт итәргә кирәк. Алар да шуны күреп үссәләр, дөрес тәрбия алалар. Мин улларымны мама үрнәгендә тәрбияләдем. "Атагыз күрсә, атагыз белсә?" дигән сүзләрне үзем дә еш кабатлый идем. Ирем бик оста машина йөртүче иде. Аннары механик, баш инженер булып эшләде. Техниканы биш бармагы кебек яхшы белә. Малайларны да кечкенәдән руль артына утыртты. Балалар әтиләре белән горурланып үстеләр. Үзем дә нинди генә урыннарда эшләвемә карамастан, бер генә минутка да балалар анасы, ир хатыны булуымны исемнән чыгармадым. Иң беренче чиратта, өемдә уңай шартлар, җылы атмосфера булдырырга тырыштым. Соңга кадәр эшләсәм дә арыдым, дип зарланмадым. Райпода эшләгән елларда иртән чыгып китә, кич кайта идем. Кайту белән, беренче эш итеп, кер юуу машинасын кабызасың, балаларга дәрес карашасың, ашарга пешерәсең, шул ук вакытта керләр үтүклисең. Икенче көн өчен дә пилмәннәр ясап, катырып куя идем. Ятканда сәгать төнге берләр, икеләр була. Бервакытта да үземә карата ниндидер гаепләү, ризасызлык ишеткәнем булмады. Мине ана буларак искиткеч зурлый торган уллар үстердем. Мин шуның белән бәхетле. Семьяда барыбыз да бер җан, бербөтен булып яшәдек. Шуңа эшләрем дә уң булды, алга барды. Ходайга шөкер, әле дә эшлим. Кирәк булуыңны тоеп яшәү - үзе бер рәхәтлек бирә.

Төп максат - тормыш пьедесталыннан төшмәскә

Райчка Дмитриевна ИПЕЕВА, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Чаллы шәһәре "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле җитәкчесе, "Кэмпо" көрәш буенча яшьләр һәм балалар спорт мәктәбе инструктор-методисты:

Уңышка ирешү формуласы - башланган эшне тәгаен урынына җиткереп, тырышып, булсын дип эшләү. Моны мин әбием - Ирина (Үринә) Андреевна Прасова (Осипова) формуласы дип атыйм. Без кечкенәдән, өч кыз әби белән мама кулына калдык. Әби безнең бик уңган, оста куллы, нык чисталык яратучы, таләпчән һәм коры холыклы, ә Мама - Ольга Семёновна Егорова бик тырыш, түземле, ярдәмчел, тормыш сынауларын узган, шул вакытта бик кунакчыл иде. Күрәсең тормыш авырлыгы, ирсез балалар үстерү аларга җиңел бирелмәгәндер, безгә алардан иркәләү эләкмәде. Ә шулай да аларның тормышка, кешеләргә карашы миңа эшләргә дә, яшәргә дә үрнәк булды. Үсеп җитеп, югары белем алгач, мин 9 ел Әлмәт физкультура техникумында укытучы, 11 ел балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры, 16 ел Чаллы спорт идарәсендә башлык урынбасары урынбасары булып эшләдем. 18 ел Чаллы шәһәре "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле җитәкчесе булып эшләү дәверендә күп кеше белән аралашып эшләргә, төрле югарылыктагы үрләр яуларга туры килде. Эш дәверендә син үз-үзеңне яшәргә, аралашырга, кеше булырга өйрәтәсең. Хаталарыңны, кимчелекләреңне күрәсең, аларны танып, төзәтергә тырышасың. Минем тормыш принцибым да: кайда гына, кем генә булып эшләсәң дә, янәшәдәге кешеләрне кимсетмичә, рәнҗетмичә эшләү; башкарып чыккан эшең үзеңә генә түгел, башкаларның күңеленә дә хуш килерлек эш булсын; күпме генә зур уңышларга ирешеп эшләгән очракта да, туктап калмаска, укырга, өйрәнергә, башкаларның уңай якларын үрнәккә алып яшәргә. Чын күңелдән эшләнмәгән эш ул, кирәгенчә чыкмый. Шул ук ансамбльне алыйк. Сәхнәгә чыгасы җыр-биюне әзерләгәндә дә, ул "Тамашачының күңеленә хуш килерлек, шаккатырырлык, үзебез өчен шатланырлык итеп башкарылырга тиеш" дим.

Бүгенге көндә, олы яшьтә булуыма карамастан, янәшәдә эшләүче яшьләрдән үз-үземне тотарга, заманча киенергә, алдынгы технологияләрне өйрәнергә тырышам, белмәгәнемне оялмыйча сорыйм. Белергә, өйрәнергә теләүнең ояты юк. Балаларыма да, яшьләргә дә шушы киңәшемне бирәм. Минемчә, уңыш баскычларын узганда, беркайчан да үзеңне өстен куймаска, янәшәңдә эшләүче кешеләргә, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, вакытында мактап, вакытында җайлап кына кисәтү ясап эшләргә кирәк. Күп еллардан соң, үзеңнең укучыларыңнан, хезмәттәшләреңнән рәхмәт сүзләрен ишетү, алар белән хәзерге вакытта да җылы аралашу күңелне нык сөендерә. Минем эшләрем, гомерем заяга узмаган, дип уйлыйсың.

Ә хатын-кыз буларак, мин үз бәхетемне, кешелекле итеп үстергән балаларымда, дип саныйм. Алар белән горурланып яшим, бервакытта да үзләре турында начар сүз ишеткәнем юк. Хатын-кыз бәхете, шулай ук, ирең белән бер-береңне санлап, кимчелекләр эзләмичә яши белүдә. Гомер юлын узган, ачысын-төчесен татыган өлкәннәр туй барышында ук биргән үгетләргә яшьрәк чакта колак салмыйсың бит. Моңа яши-яши үзең төшенәсең, тормыш үзе өйрәтә. Мин кискенрәк холыклы, ә ирем Николай Петрович миңа караганда күпкә лояль һәм толерантрак, дип саныйм. Икебез дә - Үгезбозау, икебез дә спортчы, икебез дә пьедесталның беренче баскычында басып торуның тәмен татыган кешеләр. Безнең икебез өчен дә төп максат - тормыш пьедесталынан түбән төшмәскә, югары баскычында торырга. Кеше башына басып түгел, ә үз көчең белән, үз тырышлыгың белән һаман алга барырга.

Җиргә нык басып йөр, диде кайнанам

Лидия Ильинична ПРОНИНА, "Ак Барс банкы" ачык акционерлык җәмгыятенең Питрәч өстәмә офисы җитәкчесе:

Уңышка ирешүнең формуласын мин өчкә бүлеп карар идем:

Беренчесе - һәркайда үзеңне гүзәл зат итеп тою, тиешле югарылыкта булып, кешеләрне хөрмәт итү, һәр җирдә кеше булып, юлдан язганнарга туры юл күрсәтү. Икенчесе - һәр эшләгән эшеңә йомгак ясау, үз-үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карау, ирешелгән уңышларыңа яңаларын өстәү, кешеләргә дөрес бәя бирү. Өченчесе - куйган максатыңа ирешү өчен гел алга бару, эзләнү, табу, таба белгән кешеләрне бәяли белү.

Югары уңышка ирешү өчен, хатын-кызның ихтыяр көче нык булырга тиеш, дип саныйм. Моның өчен үҗәтлек тә кирәк. Дөреслектән тайпылмыйча, көчле рухлы булу да җиңәргә өйрәтә. Ә хатын-кызның бәхетле булуы - гаилә корып, балалар үстерүдә. Иреңнең сөеклесе, балаларыңның яраткан әнисе, туганнарыңның терәге, дусларыңның эчкерсез ярдәмчесе булу да - ул хатын-кыз бәхете. Тормышта үзем һәрвакыт биш принципка таянып эш итәргә тырышам:

- Һәр эшне вакытында эшләргә;

- артыгын сөйләмәскә;

- һәрвакытта да ачык йөзле, киң күңелле булып калырга;

- үзең турында гына уйламаска, башкаларны да кайгыртырга;

- хата ясаудан түгел, бер нәрсә дә эшли белмәүдән куркырга.

Эшемне мин бөтен йөрәгем белән яратып эшлим һәм һәр кешегә дә шушы бәхетне телим. Безнең коллективта 15 хатын-кыз эшли, барысы да югары белемле, үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаручылар. Һәрберсен күңелем аша уздырып, аңларга тырышам, эштәге уңышлары белән генә түгел, тормышлары белән дә кызыксынам. Питрәч район Советы депутаты буларак, күптөрле сорауларга җавап табып, ярдәм итәргә омтылам. Эшем минем икенче йортым, һәр хезмәткәрнең дә эшенә киләсе килеп торуын телим мин. Җитәкче буларак үз өстемдә эшләргә, күп белергә, дөнья яңалыкларын күзәтеп барырга, спортка вакыт табарга тырышам. Хатын-кызның эшендә дә, өендә дә, башында да тәртип булырга тиеш. Шуны онытмаска кирәк: мин эштә генә җитәкче. Үз өемдә мин иремнең сөекле хатыны, ике улымның яраткан әнисе, әниемнең төпчек кызы. Күңел тынычлыгын, җаныма рәхәтлек менә шушы яраткан кешеләрем янында табам.

Килен булып төшкәч, кайнанамның "Җиргә нык басып йөр, матур киен, яныңнан узган һәр кеше сокланып, борылып карап, бу бит Валентинның хатыны, дип әйтерлек булсын", - дигән сүзләрен гел хәтеремдә саклыйм. Әлеге сүзләр мине һәрвакыт канатландырып, һәркайда кыю, дәрәҗәне белеп тотарга өйрәтте.

Ирем төзүче-инженер, олы улыбыз Михаил Казан Федераль университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, үз теләге белән Мәскәүдә, армия сафларында хезмәт итә. Икенче улыбыз Сергей Казан дәүләт финанс-экономика институтының бишенче курсында укый. Ходайдан улларым бәхетле булып, аларга акыллы, тулы гаилә тәрбиясе алган, миһербанлы кызлар насыйп булса ярар иде, дип сорыйм. Бу да - хатын-кыз, ана бәхете.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: