Валентина Максимова борынгы чигәчәгә яңа сулыш өргән
Хәбәрләр

Валентина Максимова борынгы чигәчәгә яңа сулыш өргән

Керәшен киеме белгече Валентина Максимова Казан ягы керәшен хатыннары бәйләгән яңак-чигәчәне үзгәртеп, тамакса ясаган.

Хәзер инде чигәчәне баш бәйләүнең бер өлеше булса да, бәйләүче юк, сандыкларда гына саклана.

«Кайчандыр бу чигәчәне Питрәч районының Янсуар кызы Любовь Кутузованың әбисе киеп йөргән, кызына калдырган, инде чират Любада… Любаның әнисе истәлеген сандыктан чыгарасы килеп, чигәчәдәге тәңкәләргә яңа сулыш бирүне сорады. Мин аларны тамаксага күчердем», – дип язды Валентина Петровна.


Нет комментариев