Балык Бистәсенең Үри авыл китапханәсе Бирдебәк авыл клубы белән берлектә Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Без чисталык өчен» акциясенә кушылды.
Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, "Без чисталык өчен" Бөтенроссия өмәләр атналыгы кысаларында авыллардагы клуб, китапханә хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Үри авыл китапханәсе, Бирдебәк авыл клубы да «Без чисталык өчен» акциясенә кушылды.
“Бу акция кысаларында, без Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлнең территориясен җыештырдык. Шулай ук, һәйкәлнең коймасын буяп, аның матурлыгын арттырдык. Бу эшләр безнең өчен бик мөһим, чөнки сугышта һәлак булган геройларыбызны искә алу һәм аларның батырлыгын хөрмәтләү бик кирәк. Акция барышында катнашучылар бердәм булып, чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен тырышлык куйдылар”,– дип хәбәр иттеләр авылларның мәдәният .хезмәткәрләре.


Нет комментариев