Ташкирмәндә маскировка челтәре үрү өчен махсус пункт эшли
Лаеш районындагы Ташкирмәндә маскировка челтәрләре үрү өчен нигез-челтәр әзерләп, тирә-як авылларга озаталар.
Районыбыз авылларындагы һәр клубта, махсус хәрби операциядәге якташларга җибәрү өчен, маскировка челтәре үрү пункты эшли. Узган елның декабрендә безнең Ташкирмәнгә дә район үзәгендәге «Своих не бросаем» төркеменнән килеп, махсус пункт ачтылар. Бу пунктта башка авылларга маскировка челтәре үрү өчен нигез-җайланмалар әзерләнелә. Ул — Лаеш районында шундый дүртенче генә пункт.
Безнең Ташкирмән, элек-электән, балыкчылары белән дан тота. Ирләре балыкчы булгач, хатыннары сетка утырта, күзли, ялгый беләләр. Шуңа да әлеге кирәкле эш өчен безнең авылны сайлаулары очраклы түгел. Алар килгән көнне клубка алты кеше җыелдык. Эш тәртибен — кисү һәм үрү, өчкатны утыртуны күрсәттеләр.
Украинадагы хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән халыктан җыйган акчага «Своих не бросаем» төркеме махсус челтәр сатып ала. Ул бик озын. Бер капчыкка салынган махсус челтәрдән барлыгы 45 данә нигез-челтәр чыга. Безнең Ташкирмән клубына җыелучылар шуны билгеле бер үлчәмдә кисеп, рамга утырталар. Шул сеткага әзер тасмалар кертелә, анысын инде тирә-як авыллардагы маскировка челтәре үрүчеләр эшли.
Маскировка челтәрләре үрү өчен нигез-челтәр әзерләүдә, гадәттә, 10-12 кеше эшли. Аеруча тырышып, бер дә калдырмый йөрүчеләр арасында 67 яшьлек Елизавета Брюхова, Люба Брюхова, Люда Брюхова, Татьяна Алатырцева, Прасковья Измайлова, Прасковья Кормачёва, Екатерина Сержанова, Римма Тугашова, Ольга Смирнова, Люба Смирнова, Антонина Киселёва, Ирина Киселёваны аерып атап үтәм. Башкалар да, вакытлары булганда килеп, булышып йөриләр.
Ташкирмәннең бу уңган, оста хатын-кызлары хәзерге вакытка дүрт партия (һәрберсе — 45әр данә) махсус нигез-челтәр әзерләп озатты инде. Озатты дигәч тә, анысын үзебезнең Макаровка авыл җирлеге башлыгы, карендәшебез Виктор Кормачёв күршебездәге Атабай авылына, шулай ук, Нармонка, Рождествено, Габишев, Комлы Кәвәл, Столбищегә үзе илтеп бирә.
Сәламәтлегем аркасында махсус нигез-челтәр әзерләшә алмасам да, җай чыкканда барып чәй табыны көйләп, үземчә булышып йөрим. Китаплардан иманнар укып, илгә-көнгә тынычлык һәм улларыбызның исән-сау күзебезгә кайтып күренүләрен тели-тели, Ватан сагындагыларга ярдәм итә алуга сөенеп йөрибез. Улларыбыз дигәндә, үземнең 2022 елның сентябернә мобилизация буенча СВОга алынган балам Василийны да күз уңында тотам. Аналарның изге теләкләре, күңелләре белән укыган иманнары аларга барлык авырлыкларны җиңеп, Украина җирендә тынычлык урнаштыруда ныклык, ярдәм бирсен.
Валентина КАЗАНБАЕВА.
Лаеш районының Ташкирмән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев