Олы көнгә багышлап марафон башлап җибәрәбез!
Керәшен хатын-кызлары һәм гаиләләре өчен Олы көннең нинди мөһим көн икәнен күрсәтү максатыннан, «Туганайлар» газетасы социаль челтәрләрдә марафон башлап җибәрә.
Олы көн алдыннан, карендәшләрне уртак зур эшкә чакырабыз.
Олы көн йолаларын — тавыклар салган күкәйләрне санау, келәүгә бару, күкәй ману, кулич пешерү, күкәй җыю, балаларны «черләтү», күкәй тәгәрәтү, таганда атыну, ылыс ботаклары алып кайту, аларны бизәү, тәре алдына кую, Олы көн күкәе белән булган ышану, юраулар һәм башкалар турында язып, фото, видео төшереп үзегезнең ВКонтакте битенә куярга кирәк.
Хештеглар да куярга онытмагыз! Болар: #олыкөнтабыны #олыкөн #керәшенхатынкызы #пасха #туганайларолыкөндә
Субботадан башлап, бу эшне эшләргә була. Бу көнне күкәйләр маныла, чиркәүгә келәгә барыла. Атна көндә (воскресенье) Олы көндә булган йолаларны, аннан соң, атна буе Олы көн атнасында кунакка йөрешүләр, кунак каршылаулар – барысын да куярга була.
Дөрес, Ходай «өстәлең, ашавың белән мактанма», дигән. Ләкин без Олы көн атрибутикаларын, бик тә үзенчәлекле йолаларыбыз белән таныштырырбыз. Керәшен хатын-кызлары һәм гаиләләре өчен Олы көннең нинди мөһим көн икәнен күрсәтербез.
Олы көнне дөрес итеп, Ходайга җараулы булып каршы алыйк. Карендәшем, сине бар дөнья күрсен, сокланмаган кеше калмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев