Кырым республикасының Симферополь шәһәрендә төбәкара «Профессионаллар» чемпионаты булды.
Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының «Ит продуктлары җитештерү» компетенциясе буенча йомгаклау этабы 14-18 апрельдә Симферополь шәһәренең политехник колледжында булды. Анда Мамадыш политехника колледжының 3нче курс студенты Дмитрий Якимов та катншаты. Повар һәм кондитер белгечлегенә укучы Дмитрий призлы 2нче урынны яулады.
Ерак Кырымда Татарстан данын лаеклы рәвештә яклаган Дмитрий Якимовның остазы – махсус дисциплина укытучысы Гөлшат Сахавеева. Мамадыш колледжында үзләштерә торган белгечлеге буенча Дмитрийның призлы урын яулавында аның остазы Гөлшат Илгизовнаның да хезмәте зур.
Карендәшебезгә алга таба да һөнәри уңышлар, яңадан-яңа биеклекләр яулавын телибез.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев