Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев СВОдагыларга гуманитар йөк озата барды

Махсус операция башланганнан бирле Кукмара районы фронтка 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.

Махсус операция башланганнан бирле, Кукмара районы хәрбиләргә актив рәвештә ярдәм итә. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган район халкы — барысы да бергәләп солдатларга гуманитар йөк җыя.

Чираттагы ярдәм партиясен район башлыгы Сергей Димитриев Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән үзе озата барды.

«Комплектланган автомунча, кирәкле җиһазлар, медикаментлар, беренчел кирәк-ярак, азык-төлек, исемле посылкалар һәм башка бик күп әйберне махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә тапшырдык. Алар белән һәрвакыт элемтәдә торып, иң кирәкле әйберләрне илтергә тырышабыз», — дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Хәрбиләр гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерде.

Шулай ук, Сергей Димитриев Татарстан шефлык итүче Луганск Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен металл савыт-сабалар заводы продукциясен илтте. 

Зәй офыклары, фото-район администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев