Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Казанда җылылык сезоны кайчан тәмамланачак?

Казанда җылыту сезонын 21 апрельдә төгәлләү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җылылык сезонын якынча киләсе атнада тәмамларга планлаштырыла, әмма температура графигын күзәтәчәкләр.

«Җылылык белән тәэмин итүче оешмалардан суны сүндерү графигын катгый саклавыгызны һәм халыкка уңайсызлыклар китермәвегезне сорыйм», — дип сөйләде Илсур Метшин.

Василий Лысачкин искәрткәнчә, 5 көн рәттән уртача тәүлек температурасы Цельсий буенча 8 градустан артып китсә, җылыту чоры төгәлләнә. Җылытуны сүндерүдә җылылык белән тәэмин итүче оешмалар да, идарәче компанияләр дә катнаша. Социаль оешмаларда җылылык сүндерү җитәкчеләрнең гаризалары буенча башкарылырга мөмкин, шул ук вакытта рәсми карар көтеп тору кирәк түгел. Оешмалар һәм предприятиеләр җылылык белән тәэмин итүче оешмалар белән шартнамә шартларына туры китереп, җылылык сүндерү срокларын мөстәкыйль билгеләргә мөмкин.

Шулай ук күпфатирлы йортларда торак милекчеләре күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында үз йортында җылылык сүндерү турында карар кабул итәргә хокуклы, шул ук вакытта кворум кимендә 50% булырга тиеш. Беркетмә идарәче компаниягә тапшырыла, ул, үз чиратында, җылылык алуны ресурслар белән тәэмин итүче оешмага сүндерү турындагы гаризаны җибәрә.

Гомумән алганда, быел җылылык бирү чоры ягулык-энергетика комплексы эшендә өзеклекләрсез тотрыклы уза. Кулланучыларны 6 сәгатьтән артык вакытка җылылыкны сүндерүгә китергән авария булмады, дип хәбәр итте Василий Лысачкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев