Илья Михайлов белән хушлаштылар
6 мартта Казан Тихвин чиркәвендә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы члены, гомер буе җаваплы урыннарда эшләгән Илья Михайловка отпевание уздырылды.
86 яшендә дөнья куйган Илья Васильевичны йола буенча соңгы юлга озату өчен, Тихвин чиркәвенә республика җитәкчелеге вәкилләре, керәшен җәмәгатьчелеге, каршыдагы Җәкәү йорты хезмәткәрләре җыелды. Алар арасында Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, оешманың башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Татарстан Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Дмитрий Шипков һәм башкалар бар иде.
Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин отпеваниене чиркәү-керәшен телендә алып барды. Ул Ходайдан Илья Васильевичның бу дөньядагы җазыкларын кичерүен сорап иман укыган чакта, чиркәү эчендәге кешеләр үз кулларына ялкынланып янучы шәм тотып торды. Настоятельгә ияреп, иман сүзләрен кабатлаучылар да аз булмады.
Отпеваниедән соң, настоятель:
— Аның белән якыннан аралаштык. Бөтен гомере эштә үткән көчле, рухы белән көчле кеше иде ул. Тихвин храмына ничек итеп чаңнар алып кайтуы турында да сөйли иде. Үз халкының патриоты булды. Керәшен хәрәкәте өчен дә зур югалту бу. Илья Васильевич мәңгегә хәтерләрдә яшәр, — дип әйтеп үтте.
Чиркәүдәге халык исеменнән Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова сөйләде:
— Бүген исәпләп-уйлап утырдым, без Илья Васильевич белән 28 ел дәвамында аралашканбыз икән. Шуның 18 елын — республика керәшен иҗтимагый оешмасында. Ул оешма төзелгәннең беренче көненнән алып соңгы сулышына кадәр безнең идарә члены булды. Каменск-Уральскидагы хәрби завод җитәкчесе булып эшләгәндә, Тихвин храмына шуннан чаңнар алып кайтты. Әле ул керәшен оешмасы юк чаклар иде. "Керәшен җорты«н — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк бинасын өр-яңадан үзгәртеп ремонтлауга кураторлык итү дә, зур административ эш тәҗрибәсенә ия булуын исәпкә алып, Илья Васильевичка тапшырылды. Ул эшне уңышлы башкарып чыкты. Инде бу үзәк алты ел дәвамында халкыбызга хезмәт итә. Өлкән иптәшләребез, үрнәк гаилә буларак, Михайловларны керәшен яшьләре форумнарына да еш чакыра идек. Илья Всильевичлар буыны — совет чорының ил хуҗалыгы тармагы эшендә зур тәҗрибәгә ия партия җитәкчеләре буыны, шуңа да аның зур тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре безгә җитмәячәк. Ул — көчле ихтыярлы кеше. Ул, хәтта, хатыны Полина Ивановнадан үзенең чирен дә яшергән. Чын ирләр генә шулай буладыр. Әле берничә көн алдан гына Илья Васильевич безнең үзәккә шалтыратып, «кереп чыгам әле» дип әйткән булган. Кызганыч, килә алмады...
Людмила Даниловнаның соңгы сүзләренә кушылгандай, кулындагы шәм ялкыны лепердәп алды. Үз керәшенен яраткан, үзенең керәшенлеге белән чиксез горурланган Илья Васильевич белән хушлашу минутлары якынайды. Кулларындагы шәмнәрне сүндереп, настоятель өйрәткәнчә, бер-бер артлы, бар да гробны әйләнеп чыктылар. Кемнәрдер кач кылып баш иеп, кемнәрдер куллары белән мәрхүмнең күкрәгенә орынып үтте...
Хатыны, уллары-киленнәре һәм туганнары озатуында, Түбән Әрнәш керәшене Илья Михайлов үзенең туган авылы зиратына, соңгы йортына кузгалды. Казан күгенә таралган чаң чыңына ияреп, Тихвин чиркәве тын гына озатып калды…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев