Яңа Мәлкәндә «Әрәпә» бәйрәме булды
Хәбәрләр

Яңа Мәлкәндә «Әрәпә» бәйрәме булды

Мәлкәнлеләр керәшеннәрнең элек билгеләп үтелгән, хәзер инде онытылган йоланы яңартканнар.

Искә алулар буенча, Әрәпә көне – Пасхадан соң туган-тумачалар белән җыелып, үлгәннәрне искә алып, исәннәрнең хәл белешә торган көне. Кайбер якларда үлеләрне искә алу көне, зиратка да барганнар. Бу көнне тавык-әтәч суйганнар, таба исе чыгарганнар.

«Онытыла барган йоланы яңартып, «Мәлкәнәйләр» белән «Кунак каршылау» күренешен сәхнәләштердек. Пасха, кызыл кызыл күкәй буяп, төрле тәм-томнардан табын кордык. Үз җыруларыбызны җырлап, кич утырдык», - дип яздылар Яңа Мәлкәннән.

Светлана Упаева фотолары


Нет комментариев