21 феварльдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Батырлык. Горурлык. Дан» дигән күргәзмә ачыла һәм «Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» («Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу») китабы презентациясе була.
Күргәзмә Ватанны саклаучылар елына багышлана. Фотокүргәзмәдә I Бөтендөнья, Бөек Ватан, Әфган сугышлары һәм махсус хәрби операциядәге керәшен геройларының фотолары урын алачак.
Күргәзмә 21 ферваль көнне 13:00 сәгатьтә ачыла.
Адрес: Я.Емелянов исемендәге мәдәни үзәк (Казан шәһәре, Худякова урамы, 11нче йорт).
Күргәзмәне теләге булган кешеләр, суббота, воскресеньедан кала, атнаның эш көннәрендә (10:00-16:00 сәгатьтә) килеп карый ала. Күргәзмә шушы елның 30 декабренә кадәр эшлиячәк.
Нет комментариев