Елена Данилова: «Артык чәчрәми генә ялтырау — керәшенлекнең асылы ул»
Казаннан марафончы Елена Данилова язмасы.
— Улым Андрейның өченчедә укыган чагы. Татар теленнән өй эшендә, фигыльләр кулланып җөмләләр төзеп утыра. «Балалар чаңгыда җөриләр», дип язган. «Татар телендә йөриләр, дип языла, улым», дим. Бер дә аптырамый гына «ә мин керәшенчә яздым», димәсенме?!
Уйга калдым... «Җырак әби, җырак бабай», «урсай-урсәти», «Чүк», «Тройсын», «Питрау», «Казанский», «күкәй буяу», «җаулык җыю», «җапрак җыю»ларны белгән-күргән, ишетеп үскән бала, тамырларының кайдан чыкканын аңлы рәвештә белә.
Совет чорында, дини йолалар тыелган чакларда да, дәшми-тынмый, шапырынмый гына динебезне, йола-гадәтләребезне саклап калган буынга зур рәхмәт. Безне таныйлар, беләләр. Кайда гына булсам да (укыган вакытлар, эшләгәндә, араларында бердәнбер керәшен кызы булганда да), үземә карата кимсетүле караш булмады. Иманым үземчә (Ходайга шөкер!), башкаларны да ихтирам итәм, балалар да шуны күреп үсәләр.
Мин — оптимист! Һәрнәрсәдә дә яктылык күрергә омтылам. «Әкрен-әкрен, алтмыш чакрым», дип әйтә иде әбиләр капка төбендә кич утырганда. Нәкъ тә шулай... Артык чәчрәми генә ялтырау — керәшенлекнең асылы ул, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев