3 февральдә «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова һәм баш хормейстер Эльвира Камалова Кайбыч районы Хуҗа Хасән авылына фольклор-этнографик экспедициягә бардылар.
Экспедициянең максаты-керәшеннәрнең «рекрут озату» йола комплексына багышланган, шулай ук туй йоласына кагылышлы материал җыю һәм шушы якка хас традицион көйләр яздыру.
“Мәлки керәшеннәренең мәдәнияте үзенең уникальлеге, матурлыгы һәм традицияләренең үзенчәлеге белән таң калдырды. Фольклор экспедициясен оештырган һәм үткәрү мөмкинлеген уйлап тапкан өчен Светлана Бартязовага зур рәхмәтебезне белдерәбез”,– диде Элмира Кашапова.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев