Бакалы керәшене Леонид Давыдовның «Җан кисәгем» җырын Ольга Вәлиуллина башкара-видео
Күпме карендәшләребез гармун моңына гашыйк! Алар арасында Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Маты авылы егете, хәзер Свердловск шәһәрендә яшәүче Леонид Давыдов та бар.
Леонид Давыдов – үз халкы өчен янып-көюче, туган ягын чиксез яратучы талантлы үзешчән җырчы һәм композитор. Аның җырлары күңелгә үтеп кереп, моң диңгезенә чумдыра.
"Гармунда уйнарга икенче сыйныфта өйрәндем. Беркем дә өйрәтмәде, күңелем шуңа тартты. Әтием бик оста җырлый иде, бәлки, сәләт шуннан киләдер", – дип искә ала Леонид дәдәй.
Леонид Давыдов – зур гаиләдә үскән. Өч абыйсы, ике апасы һәм бер энесе белән бүген дә бик тату яшиләр. Авылдашы Маруся белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр, оныклары бар.
Леонид Давыдовның музыкаль белеме булмаса да, үзе сүзләрен дә, көен дә язган җырлары күңелне җәлеп итәрлек. Аның “Әрнәшем”, “Бакалым” җырлары бик моңлы яңгырый. Җырларын туганнары-дусларына тыңлата. Шушы көннәрдә генә “Җан кисәгем” җыры дуслары арасында таралды. Ул җырны Түбән Кама “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина җырлый.
Ольга Вәлиуллина үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә, керәшеннәрнең мәдәниятен, телен, рухи кыйммәтләрен һәм йола-гадәтләрен торгызуда һәм саклауда актив катнаша. Тикшерү эше белән шөгыльләнә, Түбән Кама районы авылларына чыга, борынгы җырларны яздыра, керәшен халыкларының йолаларын, биюләрен, керәшен авторлары җырларын өйрәнә. Җырны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев