Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы елның 29 январендәге Указы нигезендә бирелде.
Алексей Ефимов Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе. Күптән түгел, ул фидакарь хезмәте һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген арттыруга керткән зур өлеше өчен «Татарстанда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медаленә лаек булды.
Алексей Тихонович Чистай районының Бахта авылыннан. Аның турында күбрәк әлеге ссылка аша кереп укый аласыз.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев