Алексей Ефимов: “Таркау булсак, бернәрсәгә ирешә алмыйбыз, бердәмлек кирәк”
Берничә тапкыр кайнар нокталарда булган, дәүләт законнарының үтәлеше сагында торып, гомерен халык иминлеген саклауга багышлаган Алексей ЕФИМОВ фикеренчә, Ватан, патриотлык һәм халык язмышы дигән төшенчәләр гаиләдән башланырга тиеш
Фотода: 2023 елда Казанда Татарстан Рәисе белән рәсми очрашуда. Уртада – Алексей Ефимов, янәшәсендә – Россия Герое – Иван Додосов.
Халык өчен үз иленең бөтенлеге, ныклыгы никадәр мөһим икәнен искәртә торган төп бәйрәмнәрнең берсе – 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан, Әфган сугышында һәм Чечнядагы бәрелешләрдә катнашкан, күп еллар Россия Эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт итеп, “Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен” медале белән бүләкләнгән карендәшебез, бүгенге көндә Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе Алексей Ефимов белән туган илне ярату, аны саклау һәм алмашка лаеклы, сәламәт буын үстерү турында әңгәмә кордык.
Гомер буе – иминлек сагында
– Алексей Тихонович, тормышын хәрби хезмәткә багышлау һәркемнең дә кулыннан килми. Хезмәт юлыгызда зур һәм җитди вазифаларда эшләгәнсез. Ничек килдегез бу хезмәткә?
– Мин Чистай районының Бахта авылында туып-үскәнмен. 1979 елның апрелендә армиягә алындым. Аның бер өлешен Германиянең Ошац дигән шәһәрендә хезмәт иттем. Аннан соң безне часть белән союзга чыгарып, Үзбәкстанның Термез дигән шәһәренә күчерделәр. Анда инде безнең Әфганстанга барасы билгеле иде. Әзерлек узганнан соң, 1980 елның 14 фералендә безне Әфганстанга керттеләр. 1981 елның 26 маена кадәр шунда хезмәт иттем. СССРдан Әфганстанга иң беренче кертелгән хәрби частьларның берсе идек без.
Кайткач, Чистай эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашырга килдем. Аннан мине Алабуга махсус урта милиция мәктәбенә җибәрделәр. Аны 1983 елда тәмамладым. Шул елның 1 октябреннән Яңа Чишмә районына хезмәткә җибәрделәр. Ул район әле 1983 елның апрель аенда гына, Чистайдан аерылып чыгып оешкан иде. Яңа районга, яңа эчке эшләр бүлегенә җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный итеп билгеләделәр. Анда мин 1998 елга кадәр оперативник, өлкән оператив хезмәткәр һәм милиция начальнигы урынбасары булып эшләдем. Аннан 6 елга якын хезмәтемне милиция начальнигы буларак дәвам иттем. Алга таба Эчке эшләр министрлыгының икътисад тармагындагы җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең өлкән оперативнигы булдым. Законсыз керемнәрне легальләштерүгә каршы көрәш буенча районара бүлекне җитәкләдем.
2000 елларда Татарстан миграция хезмәтенә җитәкче урынбасары итеп җибәрделәр. 2001 елдан ул хезмәт тә Эчке эшләр министрлыгы системасына күчерелде. Милициядәге хезмәтем 26 елга якын булды.
Суд приставларының федераль хезмәтендә – бүлек җитәкчесе, республиканың баш суд приставы ярдәмчесе һәм урынбасары булып та эшләдем. 2012 елда отставкага чыгып, башка өлкәләрдә эшләдем.
– Әфганстан белән Чечня да Сезгә характер ныклыгы биргәннәрдер?..
– Мин анда бармыйм дип булмый бит инде. Сугыш бит ул турыга атып йөрү генә түгел, аңа ныклы әзерлек кирәк, авыр эш ул. Офицерлар аны яхшы белә, мин солдат, кушканны үтәүче генә идем. Бер үк көнне тиешле коралдан атарга да, шул ук вакытта солдатларны ашатырга ризык әзерләү өчен кыр пичен кабызырга, ризыгы, суы һәм башкасы да кирәк. Шуның өчен дә әзерлек эшләре, автоматтан турыга атуга караганда авыррактыр да әле.
Ә Чечняга, миграция хезмәтендә эшләгәндә, 2 мәртәбә 3әр айга хезмәт командировкасына барырга туры килде.
Фотода: Әфганстандагы хезмәттә.
– Яңа Чишмә районында хезмәт иткәндә яраланып, батырлык, кыюлык күрсәткәнегез өчен дәүләт бүләгенә дә ия булгансыз...
– “Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен” медален миңа 1988 елда, көчләгәне өчен эзләтүдә булган җинаятьчене кулга алган өчен бирделәр. Ул каршылык күрсәтеп, миңа пычак белән кадап өлгерде. Ведомство бүләкләрем күп.
Патриотлык – җаваплылык тою
– Хәрби кеше буларак, патриотлык төшенчәсен ничек күзаллыйсыз? Хәзерге яшьләрдә патриотлык хисен ничек тәрбияләргә?
– Патриот – ул, беренче чиратта, тыныч кына үз иле өчен эш эшләп йөрүче. “Мин – патриот” дип кычкырып йөрүче түгел. Ил – ул әни, әти, туган авыл, республика, дәүләт. Баланы үзе өчен генә яши торган кулланучы буларак түгел, ә башкаларны да хөрмәт итә торган кеше итеп тәрбияләргә кирәк. Хөрмәт итү ул ярату да әле. Барысы да яратудан башлана. Элегрәк тәрбия шундый иде. Октябрят та, комсомол оешмасында да булган кеше мин.
Коммерсантлар һаман да халыкны алдап туймый, дибез. Мәсәлән, базардагы бәяләр бүген – бер, иртәгә икенче төрле. Кешедә социаль җаваплылык булырга тиеш. Кеше үзендә андый җаваплылыкны сизмәсә, аңа әйтеп кенә аңлатуы авыр. Кеше үзе җәмгыять, иптәшләре, туганнары алдында җаваплылык тоярга тиеш. Балаларда да шул җаваплылыкны тәрбияләргә кирәк.
Менә бу мобилизация вакытында да күпме яшь егетләр армиягә бармас өчен качып киттеләр. Бармыйча калырга аның бит законлы юллары да бар иде. Тәрбия җитмәү, дип аңлыйм мин моны. Комплекслы тәрбия булырга тиеш. Гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, югары уку йортларында... Ә гаиләдәге тәрбия – иң мөһиме.
Кеше икенче берәүгә яхшылык эшләүдән ләззәт ала белә икән, бу – бик яхшы. Минем үземә хәзер бүләк алуга караганда, бүләк бирү күңеллерәк. Бүләк – матди әйбер генә түгел. Бурыч та акча гына түгел бит. Җаваплылык акчага гына бәйләнмәгән. Җәмгыятьтә барысын да акчага бәйләп эш итә башладылар. Дөрес түгел бу.
Фотода: 9 май бәйрәмендә.
Яшьләр арасында патриотлар бик күп. Бүгенге көендә СВОдагылар арасында – үз теләкләре белән китүчеләрме, мобилизация беләнме – илне шулкадәр яратып хезмәт итүчеләр бик күп. Алар илгә сакчы буларак карыйлар. Тыныч җирдә без бертөрле фикер йөртәбез, ә анда алар бөтенләй башкача уйлыйлар.
Авылда торып, фронттагыларга ярдәм итүче гади халык та патриот бит. Окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре ясыйлар, окоп пичләре, машиналар һәм башка кирәк-яракны җибәрәләр. Бу эшләрне алар Ватан алдында үз җаваплылыкларын тоеп эшлиләр, дип аңлыйм. Бердәмлек ныгый бара.
Фотода: Бахта авылында уздырылган әфганчы-интернациолистлар белән очрашуда.
– Кавказ якларында ир-егетләрне сабый вакыттан ук сакчы буларак тәрбиялиләр кебек. Бездә – үзгә шикелле, менталитетка бәйлеме икән бу?
– Бәхет инде ул, безнең территорияләрдә зур сугышлар булмаган. Ә менә Кавказ халкы – гомер буе сакчы. Бездә, күбрәк тыныч тормышта яшәгәнгәдер, караш башкача. Безнең караш начар дип әйтмим. Ләкин бездә “маменькин сынок”лар күп. Әнисе-әтисе карап-тәрбияләп торучы 30ны узган егетләр күп. Алар үзләрендә бернәрсә өчен дә җаваплылык тоймый. Чөнки аның өчен һаман да ата-анасы җаваплы. Кеше үз ялгышларын гына аңлый. Читләр хатасына карап, бик сирәкләр генә үзе өчен нәтиҗә ясый. “Мин акыллырак, минем белән алай булмаячак” дип, үзенекен эшли бирә ул. Ә фактта теге кешенең ялгышларын кабатлый.
Бәхет – туган җирдә
– Озак еллар башка районда, Казанда эшләп, олыгайгач кабат Чистайга кайткансыз...
– Авыл белән араны беркайчан да өзмәдем. 2015 елның март аенда, төпчек малай буларак, Чистайга әтине карарга кайттым. Нәнәй 2014 елның сентябрендә үлеп киткән иде. Әти мин кайткач озак тормады. Ул вакытта Чистай районы советы аппаратына эшкә кергән идем. Гаиләдә без биш бала, мин – дүртенчесе. Барыбыз да исән-сау, авылда без дүртебез торабыз: ике брат, сеңлекәш. Ә тутай Әлмәттә яши.
Шул ук елларда Чистай керәшен оешмасын җитәкләргә дигән тәкъдимнәр дә булган иде. 2017 елда яз айларында халык белән җыелып сөйләшкәннән соң, Иван Чуринны оешма председателе итеп тәкъдим иттем, ә мине аның урынбасары итеп сайладылар. Ничә тапкыр “совет председателе бул” дигән сүзләр әйтелде, әмма миңа ул кирәкми, председательме, урынбасарымы, әллә инде советның гади членымы – аның эшен эшләргә кирәк. Эшнең бәясе – вазифада түгел, ә башкарган эштә.
Фотода: Чистай керәшеннәре айлыгында, 2022 ел.
– Яшьләрне туган авылларына, районнарына якынайту өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?
– “Нәрсә эшләргә монда, тегесе юк, монысы юк” дип әйтүчеләр бар. Кайда барсаң да, нәрсәдер җитмәячәк инде ул. Дөрес аңлап эшләгәннәргә бар да бар, теләгәннәргә җае да табыла. Чистайда да бар нәрсә дә бар. Промышленность җитештерүе дә бик күп. Тәүлегенә ике мең ярым пар аяк киеме чыгара торган аяк киеме фабрикасы да бар. Ә эшләүчеләр җитми, шәһәрдә вакантлы урыннар күп. Эшләгән кешегә бар да бар. Дөрес, хезмәт хакы бөтен җирдә дә бер түгел. Бу сүзләр – “нәрсә бар инде монда” дип әйтүчеләр өчен. Минем малай, мәсәлән, Казаннан кайтып, монда эшкә урнашты.
Алекссевск-Әлмәт юлы төзелеп бетеп килә. Ул Бахта авылына терәлеп үк уза, 1 километр ара да юк. Бу юл безне Казан белән тагын да якынайта, тизләтә, мөмкинлекләр ача. Авылда да эш бар, теләк кенә кирәк. Дәүләт тә ярдәм итә, җитми торгандыр, бәлки. Бөтен әйберне дә чәйнәп үк биргәч, аның тәме юкка чыга. Үзең эшләп тапкан мал кадерле була.
– Хатыныгыз Людмила Ивановна белән тормыш корганыгызга быел 39 ел була. Гаилә бәхетенең нигезе нәрсәдә?
– Хатыным да үзебезнең авылныкы, Аллага шөкер, улыбыз белән кызыбыз бар. Кыз Казанда яши, малай Чистада произвоствода эшли.
Гаиләдә дә Ходай алдында җавап тотасыңны белеп эш итәргә, дин кушканча бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Савыт-саба шалтырамыйча тормый. Туктый, юл куя да белергә кирәк. Ир-ат – гаилә сакчысы. Үз гаиләсе өчен җаваплы булырга тиеш. Гафу итә белергә кирәк. Гафу итмәслек эш булса, торырга да түгел. Андый эшләрне күз алдына да китерә алмыйм.
– Сез Чистай җирле керәшен оешмасын җитәклисез. Бергә эшләрлек командагыз бармы? Бүгенге көндә керәшен хәрәкәтендә иң зур проблема?
– Актив бар. Бер кеше генә бернәрсә дә эшли алмый. Безгә кадәр дә эшләгәннәр, без дә эшлибез, бездән соң тагын да яхшырак эшләрләр, дип, өметләнәм. Аерым алганда, нинди генә милләт кешесе булса да, республикадә тату яшибез. Халык турында начар уйларга бер нигез юк.
Православ татарлар да, мөселман динендә булган керәшеннәр дә бар. Дин белән генә халыкның милләтен аера торган түгел. Керәшеннәргә “крещенный” итеп кенә карамасыннар иде.
Чистайда, якынча, 5 меңләп керәшен яши. Чит төбәктә торучы карендәшләребез белән аралашып, хәл белешеп торабыз.
Чистай керәшен оешмасының үз советы бар. Аанда настоятель дә, укытучылар да, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә, эшмәкәрләр дә, пенсионерлар да бар. Очрашып, киңәшләшеп, әкертен генә эшлибез. Әле менә 9 февраль көнне “Бәрмәнчек” ансамбле концерты булды. Халык ерак авыллардан да килде.
Фотода: Чистайдагы керәшен йортындагы карендәшләр, якташлар очрашуы.
Чистайның үзендә керәшен чиркәве төзелеп килә. Хәзер түбәсен ябу белән шөгыльләнәбез. Керәшен Ялтаны авылында туып, Казанда торучы якташыбыз Николай Самилов нык ярдәм итә бу эштә. Кулдан килгәнчә ярдәм итүчеләр шактый.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий ике мәртәбә келәү дә уздырды. Икенчесендә керәшенчә дә укырга тырышты, аңа отец Павел Чурашов белән отец Валерий Кузьмин булышты. Тизләтәсе иде дә бит, бик тиз бармый шул, Ходай кушуы шулдыр.
Бахтада, Югары Кондратада чиркәү бар, Ишәледә часовня төзелеп килә. Актаудагы иске чиркәүне дә ремонтлау буенча планнар бар. Авыллардагы бу иман йортларында келәүләрне отец Валерий уздыра.
Бахтада – башлангыч, Югары Кондратада тугызьеллык, Чуваш Ялтанында да урта мәктәп бар.
Рәсми рәвештә герой дип танылмаган булса да, Бөек Ватан сугышында концлагерьда үлгән чын батырыбыз Петр Новиковның исемен мәңгеләштерү буенча да эш алып барыла. Чистайда төзеләчәк яңа микрорайонның бер урамына генерал Новиков исемен бирү планда тора. Безнең мөрәҗәгатьне шәһәр советы карап, шундый карар кабул итте. Урам оеша башлагач, мәгълүмат тактасы да куярга уйлыйбыз. Кондрата авылында да аның исемендәге урам бар.
– Киләчәктә үз асылыбызны, керәшенлегебезне югалтмас өчен ниләр эшләргә кирәк?
– Бергә, бердәм булыйк, дип гел әйтәм. Таркау булсак, бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз. Милләт бердәмлеге дә, милләтара бердәмлек тә кирәк. “Бәрмәнчек” концертына татарларны да, таҗикларны да, русларны да чакырдым. Алар, бәлки, барысын да аңлап та бетермәсләр, ләкин күңелләренә салырлар. “Бәрмәнчек” бик зур эш эшли. Аны оештыручылар, аның эшен бүген алып баручылар – барысы да молодцы.
Фотода: Актау авылынданда уздырылган Покрау бәйрәмендә.
Гел нәрсәдер эшләп торырга кирәк. Тик торган таш астына су төшми. Аз-аз гына булса да, алга барырга, башка халыкларга да зыян салмаска кирәк. Шул ук вакытта, үзеңнең керәшен икәнеңә дә шикләнергә кирәк түгел. Күрсәтерлек кешеләребез бар. Геройларыбыз Иван Додосов, Петр Новиков, Петр Гаврилов, галимнәребез Аркадий Иванов, Александр Еминеев, Геннадий Макаров, артистларыбыз, хезмәт ветераннары, осталар... “Мин” дип кычкырып йөрүчеләргә карганда, тыныч кына эшләп йөрүчеләр халык тормышына, язмышына күбрәк файда китерә.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Алексей Тихонович. Ил сакчылары көне белән котлап, Сезгә сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев