Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Микулай»: керәшен җанын аңлаучы табылырмы?

“Микулай” фильмы ниләр күрсәтер, дигән сорау белән төшерү процессы вакытында ук керәшен җәмәгатьчелеге борчуга калган иде. Карадык, инде ниләр күргәнне язабыз.

Фильм турында фикерләр төрле. Әле алга таба да булыр. Редакциябез Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләребез белән дә хәбәрдә тора. Фильм прокатка чыккан көннән алып, редакция телефонына шалтыратулар, смс-хәбәрләр ява гына.

Керәшеннәр фильмга я каршы, я авыр һәм аңлатып булмаслык хисләр тудырды, ди. Принципиаль рәвештә карамыйм, диючеләр дә күп.

Керәшен булмаган керәшен темасы

Киноны карап чыкканнан соң, миндә шәхсән, бары тик бер фикер туды: шушы тупас, мәгънәсез фильм өчен шулкадәр чүп-сүз һәм реклама булдымы инде?

Сабый чактан ук энурез белән авыручы шизофреник керәшен карты Микулай турында бу фильм. Караңгы авылда, эчеп-тартып, өйдән-өйгә кереп “бала ясап” йөрүчеләр арасында үскән, яшь егетләрне “тормышка өйрәтүче” мәхәббәт почмагында пычранып, кечкенәдән үк сексуаль як белән кызыксынган әлеге дә баягы Микулай инде бу. Гомер буе шундый тормышта яшәүчеләрнең, билгеле инде, киләчәге дә караңгы. Кинода да караңгы төстәге атмосфера шәп бирелгән. Шунысы кызыклы, ничек кенә яшәсәләр дә, фильм азагында керәшеннәр барысы да оҗмахка эләкте!

Режиссер Илшат Рәхимбай шулкадәр фантазиягә бирелгән ки, кайбер абсурд эпизодларда кычкырып көлеп тә җибәрәсең. Ул йорт бүрәнәләрендәге, капка, башнялардагы рәсемнәр, тамгалар бигрәк көлкеле тоеды. Сектантлык билгеләре, диярсең. Туйда, өстәл башында яшьләрне “котлап”, гомер буе хатын-кызның бер җиренә табыну турында сөйләү һәм тагын әллә ниләр. Керәшенгә бөтенләй дә хас булмаган нәрсәләр болар! Фильм төшерелгәндә үк халык шуңа ризасызлык белдергән иде. Ә бит борынгы керәшеннәр үзләренең саклавыч тамгаларын кешегә күрсәтмичә, күлмәгенең эчке ягына теккән, яки кабер качларының кеше күрми торган җиренә суккан. Туйда да керәшен халкы бары тик җыру белән аралашкан, “нәрсәгәдер табыну” турында тостлар сөйләмәгән. Гомумән, керәшенлек монда бөтенләй юк, өйрәнелмәгән, бары тик уйлап чыгарып керәшенгә таккан нәрсәләр генә. Керәшеннәрне белмәгән кешедә “керәшен шушындый икән” дигән, ялгыш фикер туарга мөмкин. Шуның өчен дә керәшеннәр ризасызлык белдерә!

Фото: видеодан скрин.

Иге-чиге булмаган фантазия арасыннан төп фикерне, идеяне табып булмый. Кайберәүләр сөйләгән глобаль проблемалар да юк монда. Барысы да бер капчыкка салып, әвеш-тәвеш китерелгән. Шулардан кешегә үзенең акылы җиткәнен аерып алырга кала, аерып ала алса. Ни өчен Кариев театры куйган Микулайны халык яратып кабул итте? Чөнки төп фикере, керәшен җаны бар иде анда. Шундый әсәрдән тәмле конфет ясаган Кариев режиссеры Ренат Әюповның талантына сокланмый мөмкин түгел.

Фильм операторы эшенә, музыкага сүз әйтерлек түгел, яхшы. Башы киткән төп геройны да актер Виктор Сухоруков әйбәт уйный. Үзе беркайчан да күрмәгән, белмәгән халык турындагы фильмда баш рольне уйнаучы артист, минемчә, керәшен җәмәгатьчелеге белән күзгә-күз күрешеп, танышырга да тиеш булгандыр...

Триллер белән этнос сүзләре янәшәме?

“Микулай” фильмы жанры этно-триллер дип атала. Ягъни, халык турындагы маҗаралы һәм куркыныч фильм.

Арада кеме генә булмасын, бер генә халыкның да үзен начар итеп күрсәтәсе килми. Һәр милләтнең үзенең сакраль йолалары, милли хисләре була. Алардан көлү, кимсетү ярамый. Хәтта, җинаятьченең дә милләтен күрсәтү тыела. Триллерлар аз санлы халыклар турында булмаска тиеш. Без, күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләр, бу фикерне иң беренче булып алып барырга тиешбез. Халыкның якты йолаларын, йөзен күрсәтергә, һәм дә киләчәккә бераз гына булса да өмет уятырга кирәк. Милли йөзне югалту – Татарстаныбызны югалту. “Микулай”ны чын этно фильм итеп күрсәтә алмадылар. “Этно” дигән сүз реклама һәм пиар өчен генә кулланылган дигән фикер туа.

Хәтта тугандаш халыклар да керәшен күңелен, җанын, йола-гадәтләрен белми һәм әллә инде белергә дә омтылмый икән дигән уйлар барлыкка килә. Татарстанда һәр киләсе елны халык мирасы елы дип уздырсак та, бездәге халык өчен таманга гына төшәр, мөгаен.

Микулайның милләте бармы?

Күп сүз Микулайның керәшен образы белән бирелүе турында булды. Монда аерым бер халык турында сүз бармый, керәшеннәр турында аерып күрсәтелми, теләсә нинди кеше шушы хәлгә калырга мөмкин, дигән фикерләр дә әйтүчеләр бар. Ләкин фильм барышында, аңларлык итеп, “бу – керәшен карты”, керәшен гадәте”, “керәшен” дигән сүзләр әйтелә. Керәшен киемнәре, җырулары яңгырый. Боларны фон буларак кына карарга кушсалар да, күңелдә, барыбер, авыр хисләр кала...

“Ә керәшен темасына килгәндә, миңа калса, бу вакыйга теләсә кайсы халыкта була ала иде. Микулай агай удмурт та, мари да, чуваш та була ала, хәер, аерым бер кешене түгел, халыкны күздә тотсак, традицион мөселман татары була алмыйдыр”,  – дип язды “Татар-информ” журналисты да. Ни өчен мөселман татары Микулай хәлендә була алмый? Җавапны үзебезгә эзләргә кала...

Акчаң булса, аю да бии

Рәхимбай фильм турында хыялланып йөргәндә, “керәшеннәр, аларның культурасы, йола-гадәтләре турында искиткеч матур фильм төшерәм” дип, керәшен оешмасына акча сорап мөрәҗәгать иткән булган.  Матур, мәгънәле нәрсәгә алтын да аз түгел. Ләкин фильм төшерелә башлагач, аның сценариен көч-хәл белән табып, бер төркем керәшеннәр (халык артистлары, сәнгать эшлеклеләре, язучылар, актерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре) танышканнан соң, бертавыштан, проекттан баш тартырга дигән карар кабул иттеләр. Шулай итеп, фильм төшерүчеләргә керәшен оешмасыннан акча таммады.  

Акчаң булганда бар да дус, диләр. “Керәшеннәр “Микулай”ны төшерергә акча бирмичә, үзләре үк бу фильмга пиар ясадылар”, дип язды кайбер журналистлар. Ә үзләре һәрбер язмаларында ремарка белән бу хакта кабатлап тордылар.

Керәшеннәр караңгы халык итеп төшерелгән әсәргә күрәләтә торып, ничек акча бирергә була?! Акча бирсәң әле, “керәшеннәр үзләре турында заказга шундый караңгы фильм төшерделәр”, дип язарлар иде. Бирмәсәң дә пиар, бирсәң дә пиар – заманы шул. Ләкин кара пиар белән Рәхимбай үзенә яхшы пиар ясады. “Әҗәткә баткан” егетне барысы да жәлләде, хуплап алды. Әхлаклык, халык күңеле һәм, иң мөһиме, туганлык дигән төшенчәләр икенче планга калды.

Прокатка чыккан беренче Татарстан фильмы һәм татар киносы дип мактанырлык бернәрсә дә күренми монда. Керәшенлек түгел, татарлык та юк. Руслар төшереп, әзерләп биргән кино. Режиссеры – татар егете. Ләкин, ни кызганыч,  абруйлы, горур татарлыкны күрсәтә алмаган ул. Акчаң булса аюны да биетеп була, ди халык. Ул акча мәгънәле, дөрес нәрсәләргә юнәлтелсә, халык киләчәге өчен яхшы фундамент булыр иде. Монда шәхси амбицияләр алып узган.
 

“Керәшен темасына мамык таякчыклар белән кагылырга кирәк, ә без бульдозер белән керәбез”

"Микулай" фильмы турында фикерләр.

Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, актер, Кариев театрында Микулайны уйнады:

 – Бөтен керәшен авыллары да шушындый кара микәнни, дигән тәэсир кала. Яктырак итеп төшерер идем. Пьесада алай түгел бит ул. Кире, акылдан шашкан керәшен юк анда. Ә без менә спектакльдә ник курчакларны ачтык? Ул бит, “телем бетмәсен” дип, курчаклар белән сөйләшеп йөри.  

Үзе керәшен булмаган, керәшен җанын белмәгән кешегә бу кино ошаячак. Яшьләргә дә ошар дип уйлыйм, чөнки яшьләрдә халык дигән төшенчә юк, алар аны аңламый. Куюлары яхшы, актерлар әйбәт сайланган. Фильмда керәшен җанын ачарлар дип өметләнгән идем, булмады, чын триллер. Ләкин мин бу Микулайны уйнамас идем.  Өмет дигән нәрсә калдырырга иде. Керәшеннең якты, матур яклары ачылмаган.

Луиза ЯНСУАР, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры, шагыйрә:

– Мин җегетләрне – иҗат командасын әлеге масштаблы, колачлы эшләре белән котлыйм, булдырып чыкканнар! Әлбәттә, керәшен кешесе буларак та, мәдәни җирлектән, күзлектән караганда да, минем фильмга карата сорауларым бар. Жанр буенча да. Чөнки, “этно” төшенчәсен куллану ул, ни генә дисәң дә, тулы бер халык һәм аның этник мәдәнияте алдында җавап тоту дигән сүз. Ә инде аны модада булган төшенчә диеп кызыктыру өчен генә алганнар икән, димәк, бу – бик тә гадәти реклама алымы. Миңа калса, биредә бернинди керәшен компоненты булмаса да, фильм аннан әллә ни югалтмас иде, чөнки бу тарих теләсә кайсы милләт вәкиле турында була ала.

Керәшеннәр турында бу фильмнан соң фәлән төрле уйлаячаклар, фильмда аларның дөнья моделе дөрес чагылдырылмаган, дип хафаланырга мөмкин. Әмма бу – уен фильмы, ул уйдырма драматургиягә һәм режиссер фантазиясе тудырган ясалма чынбарлыкка нигезләнгән. Шуңа да йолалар һәм көнкүреш элементлары, чынлап та, шушы кинодагыча диеп уйлау – ялгыш.

Миңа фильмның финалы һәм андагы месседж ошады – без кечкенә чакта әби-бабайлар “җараткан кешеләрең белән Күк патшалыгында очрашырга җазсын” дип әйтә иделәр. Азаккы кадрларда менә бу фәлсәфә бар.

Караганда, күз алдымда моңарчы каралган кайбер картиналар торды, бигрәк тә Ари Астерның 2019 елда фолк-хоррор буларак прокатка чыккан һәм шунда ук классикага әверелгән тетрәндергеч “Солнцестояние” фильмы.

Илшат Рәхимбай үз эстетикасы һәм фәлсәфәсе булган иҗатчы, киләчәктә кабатланмас үз кино теле һәм стиле дә булган эре режиссер булып әверелүен  телим! Һәм кайчан да булса керәшен темасына башка ноктадан әйләнеп кайтырга, тирәнрәк катламнарга күмелергә...

Людмила БЕЛОУСОВА, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе:

– Алдан булган рекламаларга, вәгъдәләргә, зурдан кубып сөйләүләренә карап, ниндидер өметле нәрсә көткән идем, гәрчә, сценариен алдан карап, бу иҗат эшенә карата фикерләр каршылыклы булса да...

“Этно” дип игълан ителгәч, чынлап та, ниндидер миллилек, халыкчанлык көткән идем. Ә ул бөтенләй юк булып чыкты. Халык традицияләрен, шул халыкның характерын ачмаган фильмны ничек “этно'” дип атарга була?! Зурдан кубып, “этно”га алынгансың икән, фильмның төп геройларын шул халык вәкилләре уйнавы, аларның үз туган телләрендә сөйләшүе кирәк иде, миңа калса... Фильмның дәүләт тарафыннан туган телләрне саклау елы дип игълан ителгән елда төшерелгәнен дә исәпкә алсак...

Капка-коймаларны зур-зур нәсел тамгалары белән бизәдем дә, шуны “этно” дип атадыммы? Нәсел тамгасы ул, элекке тел белән әйтсәк, “яшерек”, бүгенге тел белән әйтсәк, “конфеденциаль” әйбер, “персональный данный”, закон тарафыннан саклана, яклана торган әйбер. Аны капкага, каланчага язып кую – хокук бозуга тиң әйбер, һәм, әлбәттә инде, беркем дә алай эшләмәгән, Алла сакласын!

Әллә инде керәшеннең этник характеры итеп таркаулыкны, бозыклыкны күрсәтергә теләгәннәрме? Гомумән, монда ниндидер фикер, идея күрмәдем мин. Сәнгать әсәре бит ул нәрсәгәдер өйрәтергә, уйландырырга, кешенең күңелен чистартырга, ниндидер сорауларына җавап бирергә тиеш. Монда – бушлык, караңгылык, чарасызлык, сазлык... Яктылык юк... Керәшеннәрнең киләчәге шушы, дип әйтергә теләделәрме? Бәлки, шул фикердә булгандыр “этно”лык?

Этнофильмнар төшерү өчен зур хәзерлек, белем, халыкны өйрәнү, ихтирам итү кирәк шул. “Керәшеннәр темасына мамык таякчыклар белән генә кагылырга кирәк”, – дип язды Мәскәүдән киноны караган бер керәшен кызы. Ә без бульдозер белән керәбез...

Николай ТРОФИМОВ, Казан шәһәреннән:

– “Микулай” бар кеше өчен дә түгел. Күп вакыйга бер-берсе белән буталган, алар барысы да фрагмент белән бер сюжет барлыкка китерә. Ул фрагментларның, хәтта, берничәсе белән генә таныш булмасаң да, фильмны бөтенләй аңламаячаксың. Күп керәшеннәрдән аермалы буларак, фильмны тәнкыйтьләмим. Ул нинди дә булса, аерым бер халык турында түгел. Миндә фильм каршылыклы хисләр калдырды.  

Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

–  Уңай булмаган күренешләр бар халыкта да булырга мөмкин, әмма алар типик күренеш түгел. Ә инде шул тискәре күренешләрне күпертеп, алардан геройлар ясау ул үзе үк яшертен идеологик диверсия буларак кабул ителә. Алдан ук билгеле булган начар күренешне матур кәгазьгә төреп тамашачыга бирү кебек булды инде бу “Микулай” фильмы. Кеше табигате буенча, иң беренче, ялтыравык төргәк кәгазенә игътибар итә, фильмдагы матур җырлар, этнографик күренешләрне кызыксынып карый һәм шуңа күрә хуп күрергә дә мөмкин. Гаҗәп бит бу: авторларның үзләре белән янәшәдә яшәгән керәшен халкын зәгыйфь акыллы, әхлаксыз итеп күрсәтү – ул акылга сыймаслык хәл. Үз туганнарыңны, үз илеңнең халкын, илеңнең тарихын хурлау ул бүгенге көн илебезнең сәяси, хәрби вазгыятендә бигрәк әче, көек булып күңелгә утыра. Минем шигем юк, бу фильмны Көнбатыш Европа, Украина белгечләре хуплар иде, чөнки фильмның идеясе Россиядә гаилә кыйммәтлекләре җимерелүгә, төшенкелеккә юл тоткан сюжетка корылган. Үз илеңне, үз халкыңны деградация халәтендә күрсәтүне ялтыравыклы кәгазьләргә төреп кенә качырып булмый. Халыкта ризасызлык китереп чыгарган “Микулай” фильмына уңай бәя бирә алмыйм.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе баш редакторы:

– “Микулай” фильмы миңа ошамады. Татарстанда кинофильмнар бик аз төшерелә. Бөтен Россия халкына барып җитәрдәйләре бармак белән генә санарлык. Һәм, ни гаҗәп, андый фильм була икән, ул безне күтәрә торган түгел, ә кимчелекләрне, хәтта кимчелекләрне генә дә түгел, ә ниндидер эпизодик ямьсез күренешләрне тулы бер халыкның яшәү рәвеше итеп күрсәтә торган була. “Зөләйха” фильмы белән дә шулай булды. “Микулай” да шулай. “Мондый хәл була ала” дип исбатлый башлыйлар аннары. Әмма гомергә бер керәшен турында фильм төшерәбез икән, халыктагы матур гореф-гадәтләрне, яхшы кешеләрне күрсәтү ярамас иде микәнни? Әгәр инде синең бик тә саташкан кешеләр турында төшерәсең килсә, саташкан кеше турында триллер төшер, этно дип түгел! Ә инде этно икән – этно булсын.

Мин аңлыйм,  кино ул – иҗат, ә халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнә торган документаль фильм түгел. Әмма, беренчедән, бу – беренче фильм һәм, телибезме-юкмы керәшеннәрне ил күләмендә күрсәтә торган әсбапка әйләнә. Икенчедән, без – Татарстан – үзебезне кино аша да данларга тиеш. Безне аерырга теләүчеләр болай да җитәрлек. Ә кино инде ул – сәясәт.

Керәшеннәр турында дистәләгән фильм төшерелеп, арасында бер шушындые да булса, мин моңа “ярар, иҗатчы шулай күргән” дип кенә карар идем. Ә инде беренче һәм бердәнбер фильм шушындый булгач, ул сәясәткә әйләнә. Уйлап карыйк – безгә ни бирә республика акчасына төшерелгән бу сәясәт? Тулы бер халыкны үпкәләтүме? Алайса, нәрсәгә кирәге бар аның?

Безне каралтырга тырышучылар болай да җитәрлек. Мин моны җәмгыятьтә булган күренешләргә тәнкыйть дип түгел, ә ниндидер аерым кешеләр тормышында булуы ихтимал күренешләр белән авторның мистик уйдырмалары нәтиҗәсендә туган хыяллар һәм керәшеннәр турында “кара болар нинди халык икән!” дигән матур булмаган фикер тудыру дип кабул иттем.

Юлия ГУБИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев