Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Коронавирус таратуда Американы гаеплиләр

Россия дәүләт думасы председателе Вячеслав Володин, җир йөзендә COVID-19 таралуда Вашингтонны гаепләп, пандемиядән зыян күргән дәүләтләрнең барлык чыгымын АКШ капларга тиеш, дип белдергән

Дәүләт думасы председателе үзенең бу сүзләренә дәлил итеп, АКШ галиме, “Lancet” журналы комиссиясе башлыгы Джеффри Саксның белдерүен китерә. Галим бу вирусның Америка биотехнологик лабораториясеннән чыккан булу мөмкинлеге турында әйткән.

“Бүген, мондый гаепләүләр яңгыраганда, Байден эндәшми. Пандемия таралуда чын гаеплегә кагылышлы хәлне дөнья белер дип курка. Миллионнарча авыру һәм үлгәннәр, дөнья күләм икътисад кризисы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе начарлану –  болар COVID-19 китергән аяныч нәтиҗәләр. Вашингтон моның өчен җавап бирергә тиеш”, – дип язган Володин Телеграм-каналда.

Аның фикеренчә, Американың дөнья күләмендә таралган хәрби биологик тәҗрибәләре туктатылырга һәм фаш ителергә тиеш, ә пандемиядән зыян килгән дәүләтләрнең барысына да АКШ компенсация түләргә бурычлы.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев