Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Камил Самигуллин: Телебезне һәм милләтегезне сатмагыз!

Татар һәм башкорларга туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде ул

 Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды. 

Җомгага җыелган татарлар һәм башкортлар алдында кунак булып килгән мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Аерым алганда, хәзрәт татар һәм башкорт милләтләре арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде. 

Вәгазен тәмамлап, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтә: «Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту — Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу — мөселманның иң зур бурычларның берсе ул. Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз — бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!», - диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев