Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чит илләрдә куличны ничек пешерәләр? (рецептлар)

Олы көн алдыннан, чит илләрдә дә Пасха куличләре, тәм-том пешерәләр. Европада, шул исәптән Польша, Италия, Греция һәм Испания илләрендә дә Пасхага камыр ризыгы әзерлиләр.

Грек куличе

Кирәк булачак: 600 грамм он, 0,5 стакан сөт, 70 грамм ак май, 2 аш калагы каймак, 7 күкәй, 8 грамм коры чүпрә, 200 грамм шикәр комы, 4 аш калагы кунжут орлыгы, 1 аш калагы куркума.

Сөтне җылытып (35-40 градус), чүпрә белән 100 грамм шикәр комы салабыз. 15 минутка җылы урынга куеп торабыз. Апара кабарып чыккач, өстенә 2 күкәй сытабыз, эретелгән ак май һәм каймак салып болгатабыз.
Аз-азлап он һәм куркума өстәп, камыр җәябез. Камырны түгәрәкләп, өстенә тастымал ябабыз һәм 1,5 сәгатькә җылы урында калдырабыз.
4 күкәйне, кабыгы белән бергә, каты итеп пешерәбез. 
Камырны башта — ике тигез өлешкә, аннан соң һәр өлешне тагын өч-дүрткә бүләбез. Шул камыр кисәкләренең һәрберсеннән жгутлар ясыйбыз. Ике толым булырлык итеп, берничә жгутны бергә үрәбез. Шуннан соң, махсус кәгазь җәелгән табага түгәрәкләп (уртада тишек калырлык итеп) салабыз. Чи күкәйләрне туглап, камырны майлыйбыз, кунжут сибәбез. Тигез аралык калдырып, камырларга пешкән күкәйләрне батырып куябыз. Газ пичендә (180 градус кызулыктагы) 40 минут пешерәбез. Соңыннан әзер куличтән пешкән күкәйләрне алабыз һәм чокырланып батып торган урыннарга манылган Пасха күкәйләре тезәбез.

Италия куличе

Италия халкы яратып пешерә торган «Панеттоне» куличе өчен кирәк булачак: 3,5 стакан он, 1 чәй калагы коры чүпрә, 3 күкәй, 290 грамм ак май, 150 грамм йөзем, 150 грамм цукаты, 1 лимон, 150 грамм шикәр комы, 1 пакет ванильле шикәр, 1 аш калагы бал, тоз.

Йөземне югач, кайнар суда 15-20 минут тотабыз һәм суын түгәбез.

Вак тишекле кыргыч ярдәмендә лимонның кабыгының ярты өлешендәге сары тышчасын кырып алабыз.

Күкәйне бал һәм 170 грамм җылы суга салып туглыйбыз. Зур кәстрүлгә он, чүпрә, шикәр комы, ванильле шикәр, тоз һәм лимонның кыргыч аша чыгарылган сары тышчасын салып болгатабыз. Шуңа күкәйле катнашманы һәм 260 грамм йомшарган ак майны салып, камыр басабыз.
15 грамм ак майны эеретеп, йөзем өстенә салабыз, цукат өстәгәч, камырга кушабыз. 

Әзер камырның өстенә тастымал ябып, берничә сәгатькә җылы урынга куеп торабыз. Камыр яхшылап кабаргач, аны кул белән баскалыйбыз. Майланган табага он сибеп, камырны салабыз. Өстен кач сыман кискәләп, калган май кисәкләрен салабыз. 190 градус эсселектәге газ пичендә әзер булганчы пешерәбез. 

Испанча кулич
500 грамм он, 6 чи күкәй, 2 манылган күкәй, 8 грамм коры чүпрә, 120 грамм сөт, 0,5 стакан үсемлек мае, бер чеметем корица.
Күкәйләрнең сарысын агыннан аерып алабыз. Күкәй акларын кабарып менгәнче туглыйбыз.

Чүпрәне җылы сөттә эретеп, шул күкәй агына кушып, акрын гына болгатабыз. Шикәр комы, үсемлек мае, корица өстәгәч, тагын болгатабыз.

Шушы катнашмага, аз-азлап он салып, камыр басабыз. Өстенә тастымал ябып, җылы урында 2-2,5 сәгать тотабыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, һәрберсен жгут сыман итеп бөтерәбез. Шуннан соң жгутлардан ике «бублик» үреп, аларны майлы табага салабыз һәм 20 минут тотабыз. Күкәй сарысы сөртеп, ике «бублик»ның да уртасына манылган күкәй куеп, 200 градус кызулыктагы газ пичендә өсте кызарып пешкәнче тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев