Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Анна Долгова: "Газетаны кул­га алу бе­лән, энә­сен­нән җе­бе­нә ка­дәр укып чы­гам"

Әлмәт районының Кәләй авылыннан Долгова Анна керәшен газетасын иң беренче, "Керәшен сүзе" чыга башлаганнан бирле, яздыра

— "Туганайлар" газетасы, дигәч, беренче чиратта, күз алдына әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез килә. Чөнки, газета үткәнебез, әби-бабаларыбыз турында күп яза. 20 ел инде "Туганайлар" зур мирасы булган керәшен халкы яшәешен яктырта. Шунысы шатландыра, олы яшьтә булсак та, хәзер дә бик кирәкле ул, аның аша карендәшлек сулышын тоябыз. Төрле төбәктә яшәүче мактаулы авыл халкын, аларның ниләр белән шөгыльләнүен беләбез, — дип сөйләде Анна түти.
Ул үзе Зәй районының Кабан Бастрык авылыннан. 1935 елның 29 октябрендә туган. Туган авылында 7 классны укыган. Билгеле шәхесебез Александр Филипповның классташы. Авылдагы кушаматлары "Камышлар" булган, дәдәсе Камыт сузен Камыш дигән дә, шуннан кушамат итеп такканар.
Анна Максимовна 1953 елда, туганнарына ияреп, Пермь өлкәсе, Зеленский шәһәренә чыгып киткән. Үзенең тормыш иптәшен дә Пермь өлкәсендә очрата. 1930 елгы, Кәләй егете Долгов Дмитрий, шулай ук эш эзләп шул якка килгән булып чыга. Алар 1955 елда елда өйләнешәләр.
Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир. Әлеге гаилә дә, 1959 елда, 2 яшьлек кызлары белән, Дмитрий дәдәйнең туган нигезенә — Кәләйгә кайтканнар.
Анна түти Кәләйдә уңган кеше буларак данлыклы. Ир-ат көче житмәслек эш булса да, ул аптырап калмаган, көчле, тырыш булган. Аларның 4 баласы туган, 3 кыз, 1 малай. Малае Анатолий әнисенең йөрәген өзеп, чын дөньяга күчкән. Анна түтинең өе тулы үзе чиккән сөлгеләр, тәре бистәрләре. Эле һаман идән җәймәләре бәйли, чигә, носки бияләй бәйли. Бакчасын, йорт тирәсен үзе карап тора. Төпчек кызы Лидия белән яшиләр. "Туганайлар" газетасын көтеп ала, һәр сүзен, хикәясен укый. "Менә монсын син дә укы, кызым", — дип, кызына бирә.
— Укымасам, үземне ятим бала кебек хис итәм. Аны кулга алу белән, энәсеннән җебенә кадәр укып чыгам. Язмаларны яхшыга, начарга аерганым да юк — барысы да кирәк, барысы да кызыклы, — ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев