Туганайлар

Әтей, әней, җырак җиңгей...

"Туганайлар" гәҗитенең моннан 6 ел элек, 2006 елның 27 апрелендә чыккан санында керәшеннәрдә очрый торган кардәш-ырулык сүзләре турында язма бирелгән иде. "Гаилә-ыру кешеләренең бер-берсенә исем белән генә дәшмичә, олылап, якын итеп, кардәшлек сүзләре белән дәшүләре туганнарны тагын да бер-берсенә якынайткан, туплаган, бөтен иткән", - дип яза автор. Туган туганны сөймәскә...

"Туганайлар" гәҗитенең моннан 6 ел элек, 2006 елның 27 апрелендә чыккан санында керәшеннәрдә очрый торган кардәш-ырулык сүзләре турында язма бирелгән иде. "Гаилә-ыру кешеләренең бер-берсенә исем белән генә дәшмичә, олылап, якын итеп, кардәшлек сүзләре белән дәшүләре туганнарны тагын да бер-берсенә якынайткан, туплаган, бөтен иткән", - дип яза автор. Туган туганны сөймәскә әйләнеп барган заманда яшибез. Бу язма кайберәүләрнең туганлык җепләрен ныгытыр, мөнәсәбәтләрен җылытыр, дигән ышанычта калабыз.

Әтей, әней, җырак җиңгей,

Түтей, дәдәй, печкәчәм.

Әбей, бабай, нәнәй, тәтә,

Кайнеч, балдыз, кодача.

Нинди матур, җылы,

якты сүзләр

Борынгылар безгә

мирас иткән.

Телгә җайлы, йомшак

иркә сүзләр

Кардәш-ыруларны

бергә бөтен иткән.

Әйе, кеше тугач та исем алуга карамастан, гаилә-ыру кешеләренең бер-берсенә исем белән генә дәшмичә, олылап, якын итеп дәшүләре туганнарны тагын да бер-берсенә якынайту, туплау, бөтен итү максатыннан, сөйләмгә шундый матур, җылы сүзләр кергәндер ул.

Якты дөньяга китергән иң якыннар - әти белән әни. Аларга төрле төбәк керәшеннәре төрлечә дәшә. Мисал өчен, безнең Бакалы керәшеннәре тәтә һәм нәнә дип дәшәләр. Бил-геле, бүгенге яшьләр инде папа белән мамага күчеп беткәннәр. Сүз уңаеннан, урысларда да ата кешене "тятя" дип атау бар, полякларда әти - "тата". Керәшеннәрнең күбесендә әтей, әней киң таралган. Ана кешене әле тагын нәнәй, нәнәү, нәнә дип атаган җирләр дә бар.

Ыру башы - әби-бабайларны да төрлечә атыйлар. Әти ягыныкылар - әбей, бабай, бабау, ә инде ана якларына "җырак" сүзе дә өстәлә, җырак бабай, җырак әбей.

Гаиләдәге бертуганнар да бер-берсенә, яшь аерымлыкларына карап, түти, тутай, дәдәй дип, кече туганнарга апак, апагым дип дәшәләр. Без үзебезнең нәнәнең кече сеңлесен "анак түти" дип йөрттек.

Әти белән әни ягы туганнарын да балалар түти, дәдәй дип йөртәләр. Әни якларыныкына "җырак" сүзе өстәлә, җырак түтей, җырак дәдәй, җырак җиңгей һ.б.

Әти яклары туганнарының өлкәннәренә "ак" сүзе дә өстәл-гән, ак дәдәй, ак түтей. Кече туганнарына "кечти" сүзе өстәлгән. Кечти дәдәй, кечти түтей. Безнең Бакалы керәшеннәре әтинең иң өлкән ир туганын зурәтей, аның хатынын зурәней дип йөртәләр.

Өйләнү яки кияүгә чыгу нәтиҗәсендә гаиләгә килгән яңа кешеләргә дә якын итеп дәшү сүзләре әле дә кулланышта. Ир туганнарның хатыннарына җиңгей, кыз туганнарның ирләренә - җизней дип дәшәләр. Билгеле, бу сүзләргә дә кайсы якныкы булуына карап, "якын", "җырак", "чибәр", "кечти" сүзләре өстәлгән. Мәсәлән, җырак җиңгей, чибәр җиңгей, кечти җизней һ.б.

Килен кеше иренең ата-анасына бианай, биатай яки әнеки, әтеки дип дәшкән. Иренең ир туганнары җанагай, кайнагай булганнар. Өлкән кыз туганын "ак тута", кечеләре "печкәчәм" дип атаганнар.

Ир кеше хатынының ата-анасына әби, бабай дип, туганнарына - кайнеч, кайнеш, балдыз, түти дип дәшкән.

Кияүгә хатын туганнары җизней дип дәшкәннәр.

Ике нәсел кушылгач, кияү белән киленнең ата-анасы бер-берсенә кода, кодагый дип дәшәләр, ә инде калган туган-тумача бер-берсенә кода-кодача була.

Бер гаиләгә килгән киленнәр бер-берсенә килендәшләр, кияүләр баҗайлар булалар.

Әле тагын туй белән бәйләнешле, бүгенге көндә инде онытылган "кыяматлык" атамасы бар. Яңа өйләнешкән яшьләрне туйга әзерләүче, аларның беренче киңәшчесе, туйдан соң да аларның тормышлары белән кызыксынып торучы, ике як нәселне дә яхшы белүче хатын-кызны яшьләр "кыяматлы әнки" дип атаганнар. Соңыннан гаиләдә туган балалар да бу хатынны "кыяматлык әби" дип дәшкәннәр. "Әнкә әби" дигән җирләр дә бар.

Гаиләдә балалар туа башлагач, яңа карендәшләр өстәлгән, болар - урсанай, урсәти. Урсай, урсәни дигән җирләр дә бар. Болар баланы чумылдыру йоласын үтәгәндә катнашкан кешеләр. Элеккеге язылмаган закон нигезендә бу урсана белән урсәти, әти белән әнидән соң, икенче урында торганнар. Алар да, балалар да бер-берсен соңгача белеп, йөрешеп, ярдәмләшеп яшәргә тиеш булганнар. Кайбер төбәк керәшеннәрендә йәш әти, йәш әни дип атау да бар.

Менә мин бүген кыскача гына үзем ишеткәннәрне язып үттем, бәлки әле өстәүчеләр дә табылыр.

Туган-тумачаның бер-берсенә исем белән генә дәшмичә, шушы сүзләрне куллануы, гаиләдәге кешеләрнең урынын, яшь аермасын, туганлык дәрәҗәсен дә билгеләгән бит. Бүген карендәшләр арасында кемнең-кем булуын аерып булмауның сәбәбе, шушы борынгылар мирасын онытып барудадыр, дип уйлыйм. Гәрчә, әле бөтенләй үк онытылып бетмәгәннәр, өлкәннәр телендә, бигрәк тә, авыл сөйлә-мендә бу матур сүзләр бүген дә кулланышта, Ходайга шөкер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: