Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«СалаваTik»лар Татарстан дәүләт гимнын башкара

Республика һәм шәһәр көненә «СалаваTik»лар үз тамашачыларына зур бүләк әзерләде.

Республика һәм шәһәр көненә «СалаваTik»лар үз тамашачыларына зур бүләк әзерләде. Бүген интернет киңлекләрендә алар башкаруында «Татарстан Республикасы дәүләт гимны» җырына видео дөнья күрде.  Сүзләрен Рамазан Байтимеров иҗат итсә, көен танылган композитор Рөстәм Яхин язган.

«Яңа уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә Россия гимны яңгырый башлаячагы турында хәбәр таралу белән, «Хәзер «СалаваTik»ларга үзебезнең Татарстан гимнын өйрәтергә кирәк» дигән идея туды. Чөнки «СалаваTik»ларны бик күп балалар яратып тыңлый, алар башкаргач, нәни тамашачыларыбыз да гимнның сүзләрен, көен тиз отып калырлар, дип уйлыйм. Балалар гына түгел, олылар да еш кына Татарстан гимны сүзләрен яттан хәтерләми. Балаларыбызга ике дәүләт телендә үзебезнең гимнны яттан җырлату – безнең зур теләгебез!» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Видео-клипта Салаватиклардан кала, башка балаларны да күрергә мөмкин. Алар милли киемнәрдән, татар, рус, чуаш, мари, удмурт милли костюмнарыннан чыгыш ясыйлар.

«Гомерлеккә якын туган булып,

Яши бездә төрле милләтләр».

Менә шушы юлларны җырлаганда, ирексездән, үзебезнең Республикада гасырлар дәвамында дус-тату, бердәм булып гомер кичерүче төрле милләтләрне күрсәтәсебез килде.  Казан шәһәре балалар бакчаларына мөрәҗәгать иттек. Алар бик теләп риза булдылар. Клипта Казан шәһәренең 321, 78 һәм  2 гимназия нигезендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар төштеләр», – ди оештыручылар.

Татарстан гимнын Салаватиклар үзләренең вокал укытучылары Гөлназ Гафурова белән башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK гимн