Ашарга пешергәндә әлеге киңәшләрне истә тотыгыз.
- Иткә тозны әзер булырга ярты сәгать алдан салсаң, ул йомшаграк була.
- Бавырга тозны кыздырып бетерер алдыннан гына сибәргә кирәк, чөнки алдан тозлаган очракта ул катып китә. Бераз суган белән каймак та өстәп җибәрсәгез, телегезне йотарсыз!
- Балыкны кыздырырга табага салганчы 15 минут алдан тозларга кирәк.
- Бәрәңге изелеп торсын өчен тозын — пешеп чыгар алдыннан, изелмәсен дисәгез, башта ук салырга киңәш ителә.
Нет комментариев