Орлык бәрәңгесен ярып утыртуның дөрес ысулы
Бакчасы булган кешеләрнең күбесе бәрәңгене ярып утырта, чөнки кайбер бүлбеләр бик зур була яисә чәчүлек орлыгы җитмәгәндә шулай эшләргә туры килә.
Бәрәңгене ярып утыртучыларга киңәшләр:
1. Беренче чиратта, ярып утырту өчен бары тик сәламәт бәрәңгеләрне генә сайларга кирәк. Әгәр бүлбеләрдә гөмбәчек, бактериаль һәм вируслы (бәрәңгедә күзләр аз һәм нәзек була) авырулар, корткычлар зарарлаган билгеләр бар икән, андыйларны кисәргә ярамый.
2. Кисәр алдыннан пычак һәм савытларны дезинфекцияләргә (мәсәлән, марганцовкалы су белән) кирәк.
3. Киселгән бәрәңгенең зурлыгы 25-30 грамм булса ярый, әмма һәр кисәктә кимендә 1-2 шытым булырга тиеш.
4. Бәрәңгеләрне, киселгән ягы белән өскә каратып (согы акмасын өчен), бер катлам итеп тезеп куярга.
5. Бүлбеләрне утыртырга 3 көн кала яру дөресрәк. Шул вакыт эчендә киселгән урыннар кибәргә, нәзек кенә кабык белән капланырга өлгерә. Киселгән урын тизрәк «төзәлсен», инфекцияләр эләкмәсен, бәрәңге кипмәсен өчен, аңа цемент кушылган көл (5 өлеш көлгә 1 өлеш цемент) сибәргә мөмкин.
6. Ярылган бәрәңгене бик тирән утыртмыйлар — 6-10 сантиметр булса җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев