Төрледән-төрле

Гөлләргә файдалы кычыткан төнәтмәсе

Кычыткан әчеткесе бүлмә гөлләрен чирләргә бирешүдән саклый, ныгыта.

500 грамм яңа җыелган кычытканга күмелгәнче җылы су агызырга. Металл булмаган савытта 2 атна әчетергә. Моны урамда эшләргә кирәк, чөнки әчегәндә начар ис чыга. Көн саен болгаткалап торырга. Күбекләнеп туктагач, караңгы төскә кергәч, әчетке әзер була. 1:10 исәбеннән су кушып, гөлләргә сибәргә мөмкин. Кычыткан әчеткесен гөлләргә бөркергә дә ярый. Бу очракта 1:20 исәбеннән су өстәргә кирәк.


Нет комментариев