Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Питрәч керәшеннәре сөйләменнән

Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Анна түти Кутузовадан язып алган борынгы керәшен сүзләре.

Алача бистәр – суккан бистәр.

Бәрәңге пирәмәче – таба зурлыгында җәелгән камыр өстенә төелгән бәрәңге ягып, мичтә пешерелә торган милли ризык.

Борчак чүпләме белән чигү – крестиклы чигү.

Дәү – зур.

Нәнәй – әни.

Тастымал – кул сөртә торган кечкенә сөлге, бистәр – бит сөртә торган озын сөлге.

Өялды – веранда.

Җилпуч – он иләнә торган савыт.

Укуат – мичтән кайнар чуен чүлмәкне тотып ала торган каптыргыч-җайланма.

Кисәү агачы – мичтән кайнар күмер тарта торган тимер җайланма.

Күкәй бәйрәме – Паска, Олы көн.

Әнекей, әтекей – килен өчен ир ягындагы ата-ана.

Чәркә – рюмка.

Чирекле – өч литрлы банка.

Лапас – терлек абзарына керә торган аралык.

Карөй – кышкы суыкларда бозаулар, бәрәннәр тоту өчен, җылытыла торган терлек абзары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чып-чын без ускэндэгечэ кулланылган сузлэр