Октябрь аенда Кайбыч районына баргач, Иске Тәрбит ветераннары советы председателе Галина Мёдова да үз яклары керәшеннәренә генә хас булган сүзләрне әйтеп яздыртты
“Туганайлар” газетасында керәшен сүзләрен туплый башлауны бик күпләр ошата. Редакция почтасына төрле районнарда яшәүчеләрдә керәшен сүзләрен язып җибәрәләр. Шулай ук, командировкаларга барганда үзебез дә керәшеннәрнең сөйләшү үзенчәлегенә аерым игътибар бирәбез. Ягы ягы белән, керәшеннәр сөйләше бер-берсеннән шактый аерыла. Киләчәктә, бәлки, әдәби телдән аермалы керәшен сүзләреннән торган сүзлек тә чыгарып булыр. Ә аның халык өчен дә, тарих өчен дә әһәмияте зур.
Октябрь аенда Кайбыч районына баргач, Иске Тәрбит ветераннары советы председателе Галина Мёдова да үз яклары керәшеннәренә генә хас булган сүзләрне әйтеп яздыртты. Түбәндә шул сүзләрне китерәбез:
анню – әни; аттю – әти;
титю – түти;
дядю – дәдәй;
сарыул – ирнең энесе;
чибәрул – ирнең абыйсы;
куманю – крестная мама;
ачаш – иркә;
җапрак – кәбестә;
алма – бәрәңге;
багалма – алма;
лаука – магазин,
бытмыл – идән асты;
матча – түшәм;
аягасты – идән;
куңгыра – җилпуч;
бидра – чиләк;
сүләшү – сөйләшү;
әттем – әйттем.
Комментарии
Без имени
0
0
Безне Мэлки керэшеннэре мишэрдэн чыккан дип укыган идем.Безнен сулэшу мишэрлэргэ ошаган